Бүген «Казан Экспо»да Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, тармак алдынгылары һәм ветераннары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов, авыл хезмәтчәннәренең һөнәри осталыгы һәм хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә татарстанлылар үзебездә җитештерелә торган төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин ителгән, дип ассызыклады. Татарстан Республикасы Рәисе шулай ук бу игелекле эшкә дистәләгән еллар үзләрен багышлаган тармак ветераннарын да билгеләп үтте.
Быел Татарстанда мул уңыш җыеп алынды - эшкәрткәннән соң калган күләме - 3,8 млн тонна. 2,5 млн тонна шикәр чөгендере, 1,2 млн тонна бәрәңге һәм яшелчә җыелды. Терлекләрне уңышлы кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләнгән. Рөстәм Миңнеханов, болар барысы да АПК хезмәткәрләренең фидакарь хезмәт нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте.
Бөртеклеләрне иң күп җыйган районнар: Буа, Тәтеш һәм Арча районнары. «Цильна», «Камский Бекон», «Вахитово» авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук «Агросила», «Чистай», «Август – Агро», «Ак Барс Холдинг» һәм «Красный Восток Агро» алдынгы агрохолдинглары да югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. “Бу казанышлар - меңләгән авыл хезмәтчәннәре коллективларының хезмәт нәтиҗәсе, аларның күбесе бүген залда. Иң югары күрсәткечләргә ирешүчеләрне билгеләп үтәсем килә. Иң күп ашлык суктырган комбайнчылар: Алексей Анатольевич Козлов, Александр Петрович Кочетков һәм Рамил Равил улы Габетдинов. Залда шулай ук яшь комбайнчыларның республика конкурсында җиңү яулаган Ильяс Илһам улы Миңнегулов та бар”, – диде республика Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерү буенча республикада алдынгылыкны тотучы терлекчеләргә аерым рәхмәт белдерде. Моңа төп өлешне традицион лидерлар кертә. Кукмара районы республика районнары арасында беренче булып тәүлеклек савымны 500 тоннага җиткерде. Әтнә, Балтач һәм Саба районнарында һәркөнне 300 тоннадан артык сөт савыла. Татарстан Республикасы Рәисе Минзәлә районын аерым билгеләп үтте, ул мөгезле эре терлекләрнең баш саны һәм ит җитештерү буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән район. Ә Тукай районы республиканың сәнәгати дуңгызчылык һәм кошчылык үзәге булып тора.
Рөстәм Миңнеханов терлекчелек тармагы алдынгыларына рәхмәт белдерде. Алар арасында сыер савучылар Рузия Салих кызы Зарипова һәм Галина Ивановна Калмыкова бар. Ит терлекчелегендә мөгезле эре терлекләр симертү буенча - Марат Вәдүт улы Фәизов һәм Азат Әхмәдулла улы Галимуллин, дуңгызлар симертү буенча - Олег Анатольевич Степанов һәм Андрей Леонидович Федотов иң яхшылар рәтендә. Бүгенге тантанада шулай ук Бөтенроссия зоотехниклар конкурсында 3 урынны алган Рәмилә Рәфикъ кызы Вәлиуллина да бар иде. “Барлык алдынгыларның исемнәрен санап чыгу мөмкин түгел. Без сезнең барыгызга да хезмәтегез өчен зур рәхмәт әйтәбез!”- дип, мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов залда утыручыларга.
Ул Татарстанда быелгы елның Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителүен икәртеп узды. Бүген агросәнәгать комплексы яхшы үсеш мөмкинлекләре булган заманча югары технологияле тармакка әверелде, диде ул. Август аенда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут катнашында Казан аграр университетының «Агробиотехнопаркы» ачылды. “Бу уникаль проект укыту-тәҗрибә хуҗалыгы форматын торгызуга юнәлдерелгән. Ул селекция һәм орлыкчылыкта алдынгы тәҗрибә уртаклашу өчен федераль мәйданчык булачак”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе шулай ук тышкы базарларга чыгуның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул, республика халыкара алыш-бирешләр итү өчен бөтен Идел буеның азык-төлек хабы булырга тиеш, дип ассызыклады. Бүген Татарстанның 258 компаниясе 52 якын һәм ерак чит илләргә продукция җибәрә. Экспортерларга ярдәм итү өчен Каспий төбәге, Персия култыгы, Һинд океаны һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән транспорт коридорлары төзелә. «Август» компаниясе Свияжск мультимодаль логистика үзәге мәйданчыгында заманча элеватор эшли башлады. Шундый ук проект Бөгелмә районында да гамәлгә ашырыла. 30 октябрьдә Тукай районындагы «Алабуга» махсус икътисадый зонасының яңа терминалы территориясеннән Кытайга беренче контейнер поезды җибәрелде. “Бу колачлы проектлар логистиканы оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк, Татарстан икътисадының үсеш ноктасы булачаклар”, - дип белдерде республика Рәисе.
Татарстанда фермер хуҗалыкларына актив ярдәм күрсәтелә. Рөстәм Миңнеханов, фермерлар, җирдә эшләүдән тыш, авыл тормышын, мәдәниятне һәм туган телне саклау буенча миссияне лаеклы үтиләр, кече ватаннарында социаль йөкләмәне намус белән башкаралар, дип билгеләп үтте. “Фермерларның тәҗрибәсе һәм белемнәре буыннан-буынга тапшырыла торган династияләр булып эшләве сөендерә. Бүген залда безнең белән Гафур Борһан улы Зарипов. Аның белән бергә хуҗалыкта улы, кызы һәм оныклары эшли. “Алтын көз” күргәзмәсе кысаларында ул “Иң яхшы гаилә фермер династиясе” номинациясендә алтын медаль белән бүләкләнде”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Яшь фермерлар арасында Татарстан Рәисе югары уку йортын тәмамлаганнан соң туган авылына - Кайбыч районының Чүти авылына кайткан Гөлназ Щукинаны аерым билгеләп үтте. Бүген ул зур хуҗалык тота, аны уңышлы үстерә, авылдашларына ярдәм итә һәм авылны төзекләндерә. “Авылның киләчәге - шундый ышанычлы кешеләр кулында. Шундыйлар күбрәк булсын иде, бу бик мөһим. Без, һичшиксез, фермерларыбызга ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез”, - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Республикада авылларда тормыш сыйфатын яхшырту буенча зур эш алып барыла: беренчел медицина-санитария ярдәме модернизацияләнә, мәдәни үзәкләр һәм спорт мәйданчыклары төзелә, су белән, газ, ут белән тәэмин итү, һәм башка көнкүреш шартлары яхшыра. “Авылга ярдәм итү һәрвакыт безнең беренче чираттагы бурыч булды, без киләчәктә дә бу юнәлештә эшләячәкбез. Тармакка системалы ярдәм күрсәткәннәре өчен без илебез Президентына, федераль Хөкүмәткә һәм Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәтле”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул авыл халкына атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырганнары өчен аерым рәхмәт белдерде. Бу шәһәр халкына кулай бәяләрдән сыйфатлы һәм натураль продукция сатып алырга мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасы Рәисе махсус хәрби операция (СВО) кысаларында күрсәтелә торган ярдәмнәре өчен аграрийларга аерым рәхмәт белдерде – барлык районнар сугышчыларга һәм яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә йөзләрчә тонна продукция җибәрә. “Бүген залда безнең белән янәшә махсус хәрби операциядә катнашучылар. Сез туган җирегездә фидакарь хезмәт иттегез, хәзер каһарманнарча Ватанны саклыйсыз һәм җиңүне якынайтуга зур өлеш кертәсез”, – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары ул агросәнәгать комплексын үстерүгә аерым өлеш кертүләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен алдынгыларга Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Марат Җәббаров, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре ярдәмендә Татарстанның авыл хуҗалыгы тотрыклы үсештә һәм ул республика иминлегенең һәм үсешенең нигезен тәшкил итә, дип ассызыклады. “Катлаулы һәм фидакарь хезмәтләре батырлыкка тиң булган авыл хезмәтчәннәреннән дә ышанычлырак таяныч юк илебезнең. Агымдагы елда булган катлаулы шартларга да карамастан, сез, тармакның өзлексез эшләвен тәэмин итеп, аның тотрыклы үсешен саклап һәм барлык төп юнәлешләр буенча җитештерү күләмнәрен шактый арттыруга ирешеп, тагын бер кат югары профессионализм күрсәттегез”, - диде министр.
Тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча Татарстан Россия субъектлары арасында лидерлар бишлегенә керә. Бүген агросәнәгать комплексында 182 меңнән артык татарстанлы эшли. Илнең авыл хуҗалыгы җирләренең 2%ын биләп, республика барлык категория хуҗалыкларда тулаем ил буенча авыл хуҗалыгы продукциясенең 3,5%ын җитештерә. Идел буе федераль округында Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидер, барлык күләмнән - 15%. Ил төбәкләре арасында Татарстан сөт җитештерү һәм тере үлчәмдә мөгезле эре терлек җитештерү буенча беренче урында тора, бәрәңге җыю буенча - икенче урында. Шулай ук терлек ите һәм кош ите, йомырка җитештерү һәм шикәр чөгендере җыю буенча тотрыклы рәвештә беренче унлыкка керә. Төп азык-төлек товарлары буенча үз-үзен тәэмин итә торган төбәк булып тора. Соңгы 5 елда республиканың агросәнәгать комплексына 146,2 млрд сум шәхси инвестицияләр кергән, шул исәптән авыл хуҗалыгына – 122 млрд сум.