Министрлыкта АПК ветераннарын котладылар

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннарын - Иван Никитинны һәм Солтан Шәйдуллинны юбилейлары белән котладылар

Иван Николаевич бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үзенең һөнәри эшчәнлеге чорында галим-биолог федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә 89 норматив-хокукый документ эшләгән, 600дән артык фәнни һәм методик хезмәт язган һәм бастырып чыгарган. Иван Николаевич «В.И. Ленинның 100 еллыгы уңаеннан фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны», “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә”, «Ветеринария өлкәсендәге казанышлары өчен», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Күп еллар нәтиҗәле хезмәте чорында Солтан Фатыйх улы Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының үсүенә үзеннән лаеклы өлеш кертте. Бүген ул үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул АПК өлкәсендә күп белгечләр әзерләгән һәм фәнни-методик, шулай гамәли ярдәм күрсәткән галим.

Иван Николаевичның һәм Солтан Фатыйх улының авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертүләрен, һөнәри осталыкларын һәм күпьеллык намуслы хезмәтләрен бәяләп, аларга «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесе тапшырылды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән аларны министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов котлады һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Юбилярларны котлауда Татарстан Республикасы АПКның Ветераннар советы рәисе Марс Алиев һәм Татарстан Республикасы АПКның Ветераннар советы Президиумы әгъзасы Разил Сәетов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International