Теләче муниципаль районында терлекчелек мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды

2024 елның 2 ноябре, шимбә

Республикада «Татарстан Республикасы терлекчелеге - үсеш торышы һәм перспективалары» темасына зона семинар-киңәшмәләре дәвам итә. Теләче муниципаль районында семинар эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм белгечләре катнашты.

Чара башланганчы кунаклар Мәдәният йортында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Предприятиеләр яңа нәтиҗәле технологияләр, җайланмалар, инструментлар, ветеринария препаратлары һәм азык өстәмәләрен презентацияләделәр.

Төп нотык белән министр урынбасары Гөлүс Баязитов чыгыш ясады. Ул терлекчелектә 9 айлык эшкә йомгаклар ясады, бу зона хуҗалыкларының проблемалы нокталарын күрсәтте. Һәм кышкы абзар чорына бурычлар турында сөйләде. Шулай ук районнарны азык үзәкләрен һәм инвестиция проектларын гамәлгә кертүләре өчен мактады.

“Татарстан Республикасы сөт җитештерү буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында ныклы рәвештә 1нче урында тора, Россия Федерациясе буенча барлык сөт күләменең 6,6%ын җитештерә. Төбәкләр арасында товар сөтен җитештерүне арттыру буенча республика шулай ук алдынгы урыннарда. Үсеш - 61 мең тонна. Соңгы 20 елда сыерларның продуктивлыгы 2 мәртәбә арткан. Республикага, күләмнәрне арттырып кына калмыйча, шулай ук үз селекциябез исәбенә терлекләрнең генетикасын яхшырту, сыерларның сөтен арттыру өстендә җитди эшләргә кирәк әле”,- диде Гөлүс Баязитов.

Теләче муниципаль районының «Алан» АҖ сөтчелек комплексы мисалында видеоролик тәкъдим ителде, анда әлеге комплекста терлекләрне тукландыруның, карау һәм үрчетүнең алдынгы технологияләре күрсәтелде.

Семинарда технологияләрне үтәү аркасында югары нәтиҗәләргә ирешкән хуҗалыкларга уңай мисаллар күрсәтелде. «Мировет РТ» ҖЧҖ, ул бозау һәм сыер ите җитештерү өчен эре мөгезле терлекләр симертүдә махсуслашкан. Видеода аграр эшкуарларның компания белән хезмәттәшлегенең отышлы схемасы турында сөйләделәр. Предприятие фермерларга 3 яшьтән 10 яшькә кадәрге бозаулар бирә һәм симертүнең барлык этапларын үзе финанслый. Компания ярдәмендә халыкның эш белән тәэмин ителүе арта һәм бозаулар симертү белән шөгыльләнүче фермерның айлык кереме тотрыклы кала.

Семинар-киңәшмә кысаларында шулай ук яшь терлекләрне үстерүнең һәм аларны нәтиҗәле тукландыруның яшерен потенциалы, яңа бозаулаган сыерларда матдәләр алмашы бозылу һәм терлекчелектә нәтиҗәлелекне арттыру өчен ясалма интеллект куллану мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International