Татарстан сөт җитештерү күләмнәре буенча абсолют лидер булып кала

2024 елның 2 ноябре, шимбә

Агымдагы елның беренче 3 кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы сөт җитештерү буенча Россия Федерациясендә беренче урында тора, аңа ил буенча гомуми күләмнең 6,6%ы туры килә. Росстат белешмәләре күрсәткәнчә, 9 айда Татарстанда 1,73 млн тонна сөт җитештерелгән. Җитештерү күләмнәре үсеше 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,9% тәшкил итте (+665,6 мең тонна).

Сату күләмнәре буенча топ-5 төбәккә шулай ук Краснодар крае, Башкортостан Республикасы, Ростов өлкәсе һәм Алтай крае керә.

Бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеккә 465 мең тонна сөт савыла, бу үткән ел белән чагыштырганда 4%ка (+177,7 тонна) күбрәк. Татарстан Республикасы буенча уртача савым 1 сыердан көнгә 22 кг тәшкил итә, бу узган елның шул ук датасы белән чагыштырганда 12 кг-га күбрәк.

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы хуҗалыкларында 1 сыердан 32,8 килограммга кадәр сөт савылган. Ә Татарстанның 3 районында 1 сыердан 28 килограммнан артык сөт савыла, болар - Мамадыш, Минзәлә, Саба муниципаль районнары.

Сөт терлекчелеге өлкәсендә күпьеллык тәҗрибә һәм белемнәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә терлекчелекне үстерүгә зур өлеш кертергә мөмкинлек бирә. Кукмара муниципаль районы хуҗалыклары һәркөнне 476 тоннадан артык сөт савалар (2023 елга+ 40 тонна), Балтач районы - 360,5 тонна (2023 елга+23,2 тонна), Саба муниципаль районы - 325,5 тонна (2023 елга+30 тонна).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International