Республикада 14 сентябрьдән гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, алапр Казан шәһәрендә 13 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә уза.
Казандагы ярминкә мәйданчыкларын бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов карап чыктылар.
Инде иртәнге 6да ук мәйданчыкларда сәүдә итү башланды. Сатуда ит һәм сөт продуктлары, яшелчәләр, бал, ярмалар һәм бакалея - барысы да уртача ваклап сату бәяләреннән түбәнрәк. Ярминкәләр шәһәр халкы өчен дә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр өчен дә бик мөһим, чөнки алар үз товарларын турыдан-туры, арадашчылардан башка сата алалар һәм сәүдә урыннарын арендалау өчен түләмиләр, бу исә аларның үзкыйммәтен шактый киметә.
7 ярминкә атнасы йомгаклары буенча 556,3 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан 4 717,8 тонна яшелчә, шул исәптән 3 019,7 тонна бәрәңге, 116,8 тонна үлчәүле сөт, 334,6 тонна шикәр, 1 259,5 мең данә тавык йомыркасы, 533,2 тонна ит, шул исәптән 300,4 тонна сыер ите.
Ярминкәләр үткәрү өчен 6 800 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Ярминкәләрне 2024 елның 29 декабренә кадәр уздыру каралган (16 ярминкә атнасы).