ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Таҗикстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында кадрлар әзерләү өлкәсендә тәҗрибә алмашу мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм үсеш министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Лилия Хуҗина катнашты. Таҗикстан Республикасыннан хезмәт, миграция һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры Гөлнора Хәсәнзода, министр урынбасарлары Нодири Шахноза һәм Киёмиддин Дәүләтзода катнашты.

14 сентябрьдә иртәнге сәгать 8дән «Казан» агросәнәгать паркы территориясендәге ярминкә мәйданында Татарстан Республикасының «Бакчачы көне-2024» бакчачылык һәм яшелчәчелек хуҗалыклары күргәзмә- фестивале эшли башлый.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек сөт сату күләме 5,2 мең тоннага җитте, бу узган елның шушы чорына караганда 7,3%ка (353,9 тоннага) күбрәк.


3
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән республиканың Лениногорск, Азнакай һәм Сарман муниципаль районнарында булды. Сәфәрдә аны министр урынбасарлары Рафаэль Фәттахов һәм Дмитрий Яшин озата йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында брифинг узды, анда булачак Kazan Digital Week – 2024 халыкара форумының эше турында фикер алыштылар. Брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.


2
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

“Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының сынау лабораториясе яңа эшчәнлек юнәлешен – терлекчелекнең калдык продуктларының билгеләнгән таләпләргә туры килүенә экспертиза уздыруны аккредитацияләү өлкәсенең компетентлыгын раслау һәм киңәйтү процедурасын уңышлы төгәлләде.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы быел үзенең 5 еллыгын билгеләп үтә. Оешма республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә аерым игътибар бирә һәм һәр ветеранны хөрмәт итә, һәр юбилярларны тантаналы рәвештә котлый.

Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районында урып-җыю кампаниясе төгәлләнде, уртача уңдырышлылык - 34,3 ц/га. Барлыгы 60 мең тоннага якын ашлык җыелган.


31
август, 2024 ел
шимбә

Бүген «Казан» ат спорты комплексы манежында Республика Көненә багышланган II халыкара конкур турниры узды. Ярышларда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, шулай ук РФ Ат спорты федерациясе президенты Марина Сечина катнашты.


30
август, 2024 ел
җомга

Бүген Чүпрәле муниципаль районында Татарстан Республикасы умартачыларының «Умартасыз - безнең киләчәгебез шикле» дигән темага республика семинары, шулай ук «Бал ярминкәсе» узды. Күргәзмәдә Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин, умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International