Кытай импортерлары һәм Россиянең экспорт юнәлешендә АПК продукциясе җитештерүчеләр «РОСТКИ: Россия-Кытай» бизнес-форумында очраштылар

2024 елның 15 ноябре, җомга

Бүген «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында «Кытай Халык Республикасы импортерлары һәм Россиянең экспорт юнәлешендә АПК продукциясе җитештерүчеләр очрашуы» темасына түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәлнең модераторы булып Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов чыгыш ясады.

Ул Татарстан Республикасының экспорт куәте турында сөйләде. “Агымдагы елның ноябрь башына Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме агымдагы бәяләрдә 361,7 млн доллар тәшкил итте. Агросәнәгать комплексы продукциясе тышкы икътисадый эшчәнлектә 258 катнашучы тарафыннан дөньяның 52 иленә экспортлана. Экспортка иң күп күләмдә май продукциясе, кузаклылар, җитен орлыклары, спирт, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясе, шулай ук ит, сөт һәм бөртекле продукция чыгарыла”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Гайнуллов.

Экспортерлар саны елдан-ел күбәя һәм Татарстанның экспорт куәте «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә арта.

«Россия экспорт үзәге» АҖ вәкиллеге җитәкчесе Ренат Мәннәпов тышкы базарларга чыгу, агросәнәгать комплексы продукциясен транспортлау, Россия экспортерларына финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары турында сөйләде. 

Кытай Халык Республикасының Шэньси провинциясе башкаласы Сиань шәһәренең Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы ПЭЙ Цзиньюй Шэньси провинциясе агросәнәгать комплексы мөмкинлекләре белән таныштырды.

Anshan huakeda Laser Technology Co. Ltd компаниясе генераль директоры Шань Пин сәнәгатьне цифрлаштыру һәм лазер станоклары, аппаратлар һәм җайланмалар турында сөйләде. 

«Альтернатива+» ҖЧҖенең экспорт бүлеге җитәкчесе Анна Смирнова Кытай Халык Республикасына чөгендер түбен экспортлау мөмкинлеге темасын ачты.

JJiangsu Kunshan Hongyongsheng Precision Hardware Products Co. Ltd. компаниясенең генераль директоры Ши Гохун сәнәгать тармагы өчен җайланмалар турында сөйләде. 

Sanya Baike Life Science Co. Ltd компаниясе генераль директоры урынбасары Лю Яоцзя генетик тест уздыру җайланмасы һәм генотиплаштыру технологиясе турында сөйләде.

«Хәләл» стандарты буенча комитет рәисе Аббас Шляпошников мөселман диненең азык-төлек кодексы таләпләренә җавап бирә торган товарларны сертификацияләү һәм стандартлаштыру темасына кагылды. 

«Хәләл» халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге (МЦСиС) генераль директоры Айдар Газизов халыкара азык-төлек иминлегенең аерылгысыз өлеше буларак «Хәләл» индустриясе турында сөйләде.

Татарстан Республикасында “Хәләл” юнәлеше уңышлы үсә. 2024 елның беренче яртыеллыгында Татарстаннан Хәләл продукция экспортлау күләме 11 млн доллар тәшкил итте.

Татарстанда “Хәләл” продукция экспортлау эшчәнлеген 20дән артык компания алып бара. Ә безнең республикадан бу продукцияне төп кулланучылар: Фарсы култыгы, Таможня берлеге һәм Төньяк Африка илләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International