Бүген Министрлыкта Воронеж өлкәсе делегациясе белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов һәм Татарстан Республикасы Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров катнаштылар.
Воронеж делегациясен «Воронежда эшләнгән» авыл хуҗалыгы кулланучылар-сату кооперативы (СПСК) директоры Дорофеева Екатерина җитәкли. Чарада шулай ук Воронеж өлкәсенең авыл хуҗалыгы продукциясе, туфрак эшкәртү техникасы, авыл хуҗалыгы машиналары җитештерү предприятиеләренең һәм заводларының генераль һәм коммерция директорлары катнашты.
Министр урынбасары Татарстан агросәнәгать комплексының казанышлары һәм агымдагы елда узган масштаблы чаралар турында сөйләде. ”Республиканың авыл хуҗалыгы халыкны сыйфатлы продукциянең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итә. Россия Федерациясе субъектлары арасында Татарстан сөт җитештерү буенча - беренче урында, бәрәңге җыю буенча икенче урында тора. Шулай ук Татарстан Республикасы йомырка (6нчы урын), терлек һәм кош ите (8нче урын), шикәр чөгендере (9нчы урын) җитештерү буенча беренче унлыкта тора”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Гайнуллов.
Очрашу барышында катнашучылар АПКны цифрлаштыру, игенчелек, орлыкчылык, ит, сөт һәм кондитер продукциясе, кооперация өлкәсендә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм тәкъдимнәре буенча фикер алыштылар.
Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.