13 - 14 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Финанс ярдәме алу өчен документлар пакетын тутыру һәм экспертизалау» программасы буенча дәүләт граждан хезмәткәрләре стажировка узды. Стажировкада Баулы, Балтач һәм Менделеевск муниципаль районнарыннан дәүләт хезмәткәрләре катнашты.
Стажировканы ябуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Министрлыкның бүлек башлыклары һәм Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе вәкиле Наталья Аксенова катнашты.
Стажировка программасына түбәндәге темалар кертелгән иде: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эшчәнлегендәге аспектлар, кече хуҗалыкларны үстерү программалары, терлекчелек тармакларын үстерү программалары, игенчелек тармакларын үстерү программалары, АПКны яңадан техник җиһазлау программалары, АПКда инновация, максатчан инвестиция һәм социаль программалар һәм практик дәресләр.
Стажировканы гамәлгә ашыруда Министрлыкның төрле бүлекләре башлыклары катнашты һәм норматив документларны ничек дөрес тутырырга икәнен практикада күрсәттеләр, дәүләт ярдәме алу өчен Министрлык документлары пакетының килүе, аларны тармаклар буенча бүлү турында сөйләделәр.
Шулай ук авыл хуҗалыгының төрле тармакларын үстерү программалары буенча документлар пакетын детальләштерү темасын һәм финанс ярдәмен җайга сала торган норматив хокукый актларны тикшерделәр.
Стажировка азагында кире элемтә буенча аңлатулар булды һәм әлеге программаны алга таба гамәлгә ашыру буенча теләкләр теләнде.