«Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү буенча федераль үзәк» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре яңа уңышның сыйфатын бәяләү эшен төгәлләп киләләр.
Филиалда 2024 елның 12 ноябренә 2,1 млн тоннадан артык бодай анализланган, бу бодайның дәүләт мониторингы кысаларында тикшеренүләр өчен белгечләр тарафыннан сайлап алынган күләмнең 98,9%ын тәшкил итә (2,1 млн тонна).
Ашлык партияләреннән филиал лабораториясендә тикшерелгән 4 меңнән артык үрнәк сайлап алынды. Сынаулар нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүчеләргә ашлыкның күпчелек өлешенең азык-төлек бодаена керүен раслый торган 4,1 мең беркетмә бирелгән.
Тикшерүләр нәтиҗәләреннән күренгәнчә, көзге һәм сабан бодае җыемында шактый өлеш – 418 мең тоннадан артык (тикшерелгән күләмнең 20%ы) кыйммәтле 3 класслы бодайга туры килгән, аның составында җилемчә (клейковина) 23% һәм аннан да югарырак, 818 мең тонна (39 %) 4 класслы бодай булуы ачыкланган, аның составында җилемчә - 18% һәм 852 мең тонна (41%) бодай - 5 класслы, - дип билгеләп үтте «АПК продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү буенча федераль үзәк» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы директоры Татьяна Менликиева.
Татьяна Менликиева аңлатып үткәнчә, 3 һәм 4 класслы яңа уңыш бодае мөһим он тарттыру күрсәткечләре буенча экспорт спецификациясенә туры килә. Анда аксымның (протеинның) иң югары масса күрсәткече 19%тан артыграк, ә натурада – 824 гр/л-га кадәр җитә.
Бүгенге көндә бөртекле культураларны чит илләргә экспортлау күләме 68,2 мең тонна тәшкил итә. Шулардан 60,6 мең тонна - арпа, 3,2 мең тонна - бодай, 3,8 мең тонна - кукуруз.
Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектының максатларын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.