Министрлыкта Кытай делегациясе булды

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Бүген Казанда «Ростки: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы башланды. Форум кысаларында Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Кытай Халык Республикасының "Консорциум КММК" Ассоциациясе вәкилләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча очрашу узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм Министрлыкның азык-төлек базарын үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Салават Сәхабетдинов катнашты.

Кытай делегациясен Хэйлунцзян Дәүләт авыл хуҗалыгы инвестиция компаниясе ҖЧҖенең генераль директоры Сун Мейшан җитәкли. Делегация составына шулай ук «Ляочэн Чанъань Фрейт» транспорт төркеменең генераль директорлары һәм урынбасарлары, Хэйлунцзян Дәүләт авыл хуҗалыгы инвестиция компаниясе ҖЧҖенең халыкара бизнес буенча менеджерлары да кергән. Консорциум делегациясен КММК президенты Юрий Федоров һәм КММК вице-президенты Павел Арефьев җитәкләделәр.

Министрның беренче урынбасары Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы казанышлары турында сөйләде. «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үз дәрәҗәсендә эшлекле багланышларны үстерүгә ярдәм итәргә әзер, аерым алганда, АПКны үстерү мәсьәләләре буенча: тармакта нәтиҗәле уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, сәүдә хезмәттәшлеген үстерү буенча», - дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.

Аннары киңәшмәдә катнашучылар хезмәттәшлек буенча тәкъдимнәрне карадылар һәм фикер алыштылар. «Без Кытай коллегалары белән төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер: безгә АПКны цифрлаштыру, органик игенчелек, АПКда һөнәри юнәлешләр буенча уку, тәҗрибә алмашу юнәлешләрендә үз компетенцияләребезне үстерергә кирәк. Татарстан Республикасының ит, сөт, шул исәптән «Хәләл», көнбагыш мае һәм шрот, бөртекле продукция, шикәр комы, кондитер продукциясе кебек авыл  хуҗалыгы продукциясен экспортлау мөмкинлеге бар», - дип билгеләп үтте Рөстәм Гайнуллов.

Татарстанның агросәнәгать комплексы продукциясе тышкы икътисадый эшчәнлектә 258 катнашучы тарафыннан дөньяның 52 иленә экспортлана. Экспортерлар ел саен күбәя бара һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстанның экспорт куәте дә арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International