Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча видеоконференця режимында киңәшмә узды

2024 елның 15 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә видеоконференция режимында киңәшмә узды. Анда министр урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары һәм республиканың эре инвесторлары катнашты.

 Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, һава торышы уңайлы тора, тагын 13,6 мең тонна ашлык кукурузы һәм 16,6 мең тонна көнбагыш җыясы калды, дип хәбәр итте.

АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов үз нотыгында ашлык җыю комплексларыннан файдалану, шул исәптән туфракны төп эшкәртү, техниканы саклауга кую һәм аларга көзге-кышкы ремонт ясауны оештыру турында сөйләде.

“15 ноябрьгә туфракны төп эшкәртү 1645,9 мең га мәйданда башкарылды, бу планнан 98% тәшкил итә. Туфрак эшкәртүдә 210 берәмлеккә кадәр агрегат эшли”, - дип билгеләп үтте Илнар Габбасов.

Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов сөт җитештерү һәм савым буенча йомгаклар ясады.

“14 ноябрьгә оператив белешмәләр буенча тәүлеклек сөт җитештерү узган ел белән чагыштырганда 142,8 тоннага күбрәк, бу 103,2% тәшкил итә, 1 сыердан уртача савым - 22,0 кг”, - дип билгеләп үтте Сирень Нигъмәтҗанов.

«РИВЦ» АҖнең цифрлаштыру бүлеге хезмәткәре Илназ Сәгъдиев Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге бердәм федераль мәгълүмат системасындагы (ЗСН ФЕИС) кырларны паспортлаштыру яңалыклары турында сөйләде. 2024 елның 1 июленнән авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге бердәм федераль мәгълүмат системасында кырларны паспортлаштыруны мөстәкыйль алып баралар. 2024 елның 1 сентябреннән кырлар чикләрен һәм хокуклар билгеләнгән документларны үзгәртүне килештерү процедурасы кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International