«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумында һәм Russia China Expo күргәзмәсендә Россиянең 70 төбәгеннән һәм Кытай Халык Республикасының 27 провинциясеннән вәкилләр катнаша. Форум кысаларында Россия-Кытай хезмәттәшлегенең төрле өлкәләрендә 25 килешүне имзалау планлаштырыла.
Шундый килешүләрнең берсе форумның беренче эш көнендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Синьцзян җитештерү-төзелеш корпусының Авыл хуҗалыгы һәм авыл эшләре идарәсе арасында имзаланды.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек турында ачык килешү Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм Синьцзян җитештерү-төзелеш корпусының Авыл хуҗалыгы һәм авыл эшләре идарәсе башлыгы Тянь Юнхао тарафыннан имзаланды.
Яклар, алдынгы технологияләргә таянып, томат һәм югары сыйфатлы соя үстерү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә һәм сакчыл сугаруның демонстрацион проектларын алга этәрергә, шулай ук тышкы сәүдә операцияләрендә агросәнәгать комплексы продукциясе ассортиментын киңәйтергә ниятлиләр.
«Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектының «АПК продукциясен экспортлау» федераль проекты кысаларында агросәнәгать комплексы өлкәсендәге проектлар гамәлгә ашырыла.