Бүген «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында «Авыл хуҗалыгы өлкәсендә партнерлык: Россия-Кытай перспективалары» темасына түгәрәк өстәл узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.
Ул Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы мөмкинлекләре турында сөйләде. “Республика агросәнәгать комплексында 200 меңгә якын кеше эшли. Бүген без халыкны барлык төп азык-төлек продуктлары белән тәэмин итеп кенә калмыйбыз, ә безнең аларны экспортка чыгару мөмкинлегебез дә бар”, - диде министр урынбасары.
Рөстәм Гайнуллов, Россия-Кытай мөнәсәбәтләре үсеше яңа дәрәҗәгә чыкты, дип ассызыклады. Илләр эре инфраструктура проектларын үстерәләр, шулай ук халыкара мөнәсәбәтләрнең төп актерлары булып торалар, бергәләп яңа дөнья тәртибен төзиләр.
Кытай Халык Республикасы Татарстан Республикасы белән товар әйләнеше буенча илләр арасында лидерлар өчлегенә керә. Агымдагы елның 9 аенда 32 млн доллар күләмендә продукция экспортланган.
Экспортерлар саны елдан-ел арта һәм Татарстанның экспорт куәте «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәшиҗәсендә арта бара.
«Комос Групп» ҖЧҖ башкарма директоры Кирилл Чечин Кытай Халык Республикасына сөт продукциясе экспортын арттыру перспективалары турында сөйләде.
«Евразия Агрологистикасы» автоном коммерциячел булмаган оешманың (АКО) генераль директоры урынбасары Евгений Блинков авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлекне Кытай базарына мутильмодаль һәм тимер юлларда ташу темасын чагылдырды.
«НОВО үсеш үзәге» АҖ генераль директоры Карен Овсепян логистик коридорлар һәм ашлык инфраструктурасы темасына кагылды.
«Кошчылар илкүләм берлеге» генераль директоры Сергей Лахтюхов ит продукциясен, аерым алганда, кош итен Кытай Халык Республикасына экспортлауны арттыру перспективалары турында сөйләде. “Агымдагы елда Россиядән экспортланган барлык кош итенең 37%ы Кытайга туры килә”, - дип билгеләп үтте Сергей Лахтюхов.