Бүген Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы һәм Russia-China Expo күргәзмә экспозициясе ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия һәм Кытай башлыкларының шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә төбәкара дәрәҗәдә максималь актив эшләү мөмкинлеге бар, дип билгеләп үтте. “Күптән түгел Казанда БРИКС саммиты узды, анда Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин җитәкчелегендәге Югары Кытай делегациясе катнашты. Безнең илләр лидерларының җылы очрашуы Россия-Кытай хезмәттәшлегенең яңа офыкларын ачуга яхшы этәргеч булды”, - диде Татарстан Рәисе.
Ул, быелгы форум һәр кунак өчен кызыклы һәм файдалы булачак, дип ассызыклады. Сәнәгать, эшлекле берләшмәләр, авыл хуҗалыгы, мәгариф, социаль мохит, туризм, мәдәният кебек тематик юнәлешләр буенча 70тән артык сессиядән торган бай эш программасы әзерләнгән. Катнашучылар шулай ук мастер-классларда, ике яклы очрашуларда катнаша һәм кызыклы мәдәни программа белән кәефләрен күтәрә алачаклар.
“Форум кысаларында Russia China Expo күргәзмәсе оештырылды, анда Россия һәм Кытайның эре инвестицион һәм инфраструктура проектларын, технологик чишелешләр презентацияләрен күрсәтелә. Без Россия һәм Кытай компанияләре арасында конкрет сөйләшеп-килешүләр һәм үзара файдалы шартнамәләр имзалануын көтәбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Форум кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Кытай Халык Республикасы Синьцзян җитештерү-төзелеш корпусының сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеге презентациясе» темасына түгәрәк өстәлдә булды. Икътисад һәм төбәк үсеше өлкәсендәге экспертлар илнең төрле төбәкләренә инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм итә торган актуаль белешмәләрне һәм төп факторларның анализларын бирделәр.
Татарстан Республикасының экспорт куәте инвестиция проектларын, шул исәптән «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә үсеш ала.