Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Альфа-банк» акционерлык җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документны имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм «Альфа-банк»ның Татарстан Республикасындагы төбәк идарәчесе Владислав Абрамов катнашты.
Яклар Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын социаль-икътисадый үстерү бурычларын хәл итү өчен озак вакытлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерергә ниятлиләр.
Үсеш юнәлешләре агросәнәгать комплексы предприятиеләренә тотрыклы һәм сыйфатлы банк хезмәтләре күрсәтүне тәэмин итү өчен шартлар тудыруга, заманча банк технологияләрен һәм банк инфраструктурасын үстерүдә һәм гамәлгә кертүдә, төбәк социаль, инвестиция проектларында һәм программаларында катнашуга, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын кредитлауга һәм Татарстан Республикасы икътисадына инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән.