Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 25 июлендәге № 542 карары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 28 июлендәге №1643-р күрсәтмәсе нигезендә «Казылык» номинациясе буенча (ит продукциясе) “Татарстан Республикасының милли сәүдә маркасы” исеме астында I Республика фестиваль-конкурсы үткәрелә.
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан артыгын бирә торган 4706 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм 400 меңнән артык ярдәмче хуҗалык исәпләнә.
Татарстан Республикасында 2014 елдан башлап «Татарстан Республикасы районнарында модуль-блок участок ветеринария пунктларын төзү, Баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләр биналарын капиталь ремонтлау һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналарын ремонтлау» буенча президент программасы гамәлгә ашырыла.