Ютазы районы фермеры Рәшит Идрисов, шартнамәчел шартларда үрдәк алып симертүдә катнашып, «Рамай» ҖЧҖенә 6 мең баш үрдәк симертеп тапшырган, 3 мең башка якын үрдәк район халкына сатылган. Хәзер 9 мең баш икенче партия үрдәк алып кайткан. Киләчәктә фермер, буш сыер абзарларын рәтләп, аларның санын берничә тапкырга арттырырга уйлый.
Биектау, Лаеш һәм Зеленодольск муниципаль районнарында шартнамә нигезендә эшләүче фермерлар да шулай ук эшлиләр, бүгенге көндә алар да икенче партия үрдәкләр алып кайтып симертү белән мәшгуль.
Татарстан Республикасында «уртак үрдәк үстерү» шартларында 8 фермер хуҗалыгы эшли, аларда 90 меңгә якын үрдәк бар. «Рамай» ҖЧҖ бу фермерларга аванс исәбенә катнаш азык бирә, ветеринария хезмәтләре күрсәтә.