Яңа Чишмә муниципаль районында яңа ветеринария даруханәсе ачылды

2015 елның 3 октябре, шимбә

Бу елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Яңа Чишмә авылында яңа ветеринария даруханәсен ачу тантанасы булып узды.

Даруханәнең яңа бинасында авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм вак йорт хайваннарын (этләр, мәчеләр һ.б.) дәвалау өчен дару препаратларының һәм инструментларның шактый зур ассортименты тупланган.

«Киләчәктә йорт хайваннарына операцияләр дә ясаячакбыз, моның өчен шартлар тудырылачак», - дип сөйли«Айболит» ҖЧҖ җитәкчесе, даруханә мөдире Алсу Хәбибуллина.

Бүген монда хайванарны дәвалау һәм профилактикалау өчен кирәкле барлык дарулар да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International