Марат Әхмәтов: «Авыл хезмәтенең абруе арта бара»

2015 елның 6 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган матбугат конференциясе узды.

Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы 2015 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы эшенә йомгаклар ясады.

Һава шартларының уңай булмавы быел да республика игенчеләренә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүдә комачаулады.

Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, 2015 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме 2014 елга караганда чагыштырма бәяләрдә 2,6 %ка артыграк булыр, дип фаразлана. 2014 елда бу күрсәткеч 3,2 %ка артыграк булган иде. Быел Татарстан Республикасы АПК предприятиеләренең кредитор бурычы артмады, дип хәбәр итте министр.

Бөртекле һәм кузаклы культуралардан гомуми җыемашлык кукурузын исәпкә алып, 3,5 млн. тонна тәшкил итә, уртача уңыш 21,9 ц/га. 2 млн. тонна шикәр чөгендере җыелырга тиеш. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, шикәр чөгендере авыл хуҗалыгы предприятиеләренең бюджетында мөһим финанс чыганагы булып тора.

Татарстан АПКсы хуҗалык субъектларының 92 %ы табыш китерүчеләр булып тора.

Марат Әхмәтов республиканың уңыш ягыннан аерылып торучы районнарына һәм хуҗалыкларына тукталды.

Бөртекле ашлык җыю буенгча 1 нче урында Арчы муниципаль районы (150,8 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш - 29,2 ц/га), 2 нче урында - Актаныш муниципаль районы (141,4 мең тонна суктырылгануртача уңыш - 31,9 ц/га), 3 нче урында Азнакай муниципаль районы (135,3 мең тонна суктырылгануртача уңыш -23 ц/га).

Бөртекле һәм кузаклы культуралар буенча иң югары уңдырышлылык Балтач муниципаль районында (37,2 ц/га), бәрәңге буенча Арча муниципаль районы алда (320 ц/га), шикәр чөгендере буенча Зәй муниципальрайоны (420 ц/га).

Бүгенге көнгә иң күп савым Саба муниципаль районында (бер сыердан 17,4 л).

Министр Татарстан Республикасы АПК хезмәткәрләренең хезмәт хакына аерым тукталды, ул быел уртача 17 мең сум тәшкил итә. Хезмәт хакы 14 процентка арткан. «Авыл хезмәтенең абруе арта бара», - дип, азсызыклады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

2015 елда республикада 1,8 млн. тонна сөт һәм 500 мең тонна ит җитештерү планлаштырыла. Һәр сыердан 5 мең тонна сөт алу планлаштырыла.

Татарстанда Питрәч муниципаль районында «Авыл хуҗалыгы продукциясен күпләп сату, саклау һәм эшкәртү буенча «Агромир-Казань» логистик үзәге проекты гамәлгә ашырыла башлады, дип хәбәр итте министр.

Быел шулай ук авыл хуҗалыгы үстерү буенча элегрәк башланган программаларны гамәлгә ашыру дәвам итә, шул исәптән «Татарстан Республикасы АПКсын техник һәм технологик модернизацияләү», «Фермаларны һәм силос-сенаж траншеяларын капиталь ремонтлау һәм төзү», «Әче туфракны известьлау», «Гаилә фермаларына һәм терлекчелек комплексларына керү юлларын ясау» программаларын һ.б.

Гомумән алганда, җайсыз һава шартларына карамастан, Татарстанның агросәнәгать комплексы элеккегепозицияләрне саклап каладип, нәтиҗә ясады Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International