Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында сарыклар үрчетү белән шөгыльләнүче фермер аларның санын 300-350 башка кадәр җиткерүне планлаштыра

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Кичкетаң авылыннан фермер Тәлгать Муллануров токымлы сарыклар үрчетә.

Аның сарык фермасы элеккеге машина-трактор паркы территориясендә урнашкан, фермер бүгенге көндә анда ремонт эшләре алып бара.

Бер бина ремонтланып беткән диярлек инде: түбәсе алыштырылган, тәрәзәләр куелган, су өчен кое казылган, сарыклар өчен бүлемнәр ясалган. Территория койма белән тотып алынган.

«Безнең сарыкларның тере авырлыгы - 60-80 кг, тәкәләр - 140 кг. Аларның каны куйбышев, цигай, төньяк кавказ токымнарыннан. 1 мартта беренче бәти туды. Хәзер монда 150 баш терлек бар: 80 сарык, 40  бәрән, калганнары - тәкәләр», - дип сөйли Тәлгать Муллануров.

Бу токым сарыклары барысы да диярлек мөгезсез, йоннарының озынлыгы - 20-25 см, бәрәннәре берәрләп туа, ярты ел эчендә аларның авырлыгы 40 килограммга җитә.

30 гектар мәйданда фермер күпьеллык үләннәр үстерә.

«Миндә кирәкле бөтен техника бар. Печәнне ике еллык запас белән әзерлим», - дип сөйли Тәлгать Муллануров.

Хәзер сарыкларга ихтыяҗ бар, берничә сарыкны Корбан бәйрәменә дә алганнар. Әмма фермер әлегә сарыклар санын 300-350 башка кадәр җиткерүне планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International