«Корстон-Казан» кунакханә, сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен аларның бәйрәм көне уңаеннан Рөстәм Миңнеханов кабул итәчәк

2015 елның 6 октябре, сишәмбе

Быелгы елның 7 октябрендә «Корстон-Казан» кунакханә, сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен аларның бәйрәм көне уңаеннан Рөстәм Миңнеханов кабул итәчәк.

Чарага үзләрен яхшы яктан күрсәткән муниципаль районнар, АПК предприятиеләре, шул исәптән азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате тармаклары вәкилләре чакырылды. Татарстан агросәнәгать комплексының иң яхшы игенчеләренә, терлекчеләренә, механизаторларына, КФХ башлыкларына һәм яшь белгечләренә рәхмәт сүзләре җиткереп, аларны котлаулар булачак.

Шул ук көнне «Корстон-Казан» кунакханә, сәүдә-күңел ачу комплексында авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе оештырылачак.

Чара 11:00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International