2015 елның 12 октябреннән 16 октябренә кадәр агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтка әзерләү буенча республика конкурсы үткәреләчәк. Бу чараның максаты – кыр эшләреннән бушаган авыл хуҗалыгы машиналарының һәм техникасының яхшы сакланышын булдыру, аларны вакытында саклауга куюны тәэмин итү һәм 2016 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру. Конкурс йомгаклары буенча гомуми белешмә төзеләчәк һәм ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак.
Конкурс барышында республика хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын саклауга куюның сыйфаты, машина-трактор паркының торышы, ремонт участокларының техниканы көзге-кышкы чорда төзекләндерү эшләренә әзерлеге, кимчелекләр күрсәтелә торган ведомостьларның булуы, 2015-2016 елларда ремонт эшләрендә катнаша торган хезмәткәрләрне матди кызыксындыру мәсьәләләренең ничек хәл ителүе бәяләнәчәк.