Татарстанның АПК алдынгыларына республиканың дәүләт бүләкләре тапшырылды

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

Бүген «Корстон-Казан» кунакханә, сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен аларның бәйрәм көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Азәрбайҗан Республикасының гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрпы Кәмаледдин Гейдаров, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республиканың АПК вәкилләре катнашты.

Холларның берсендә республиканың азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең күргәзмәсе оештырылган иде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов УК «Просто молоко» ИК ҖЧҖ, «Чаллы-ИТ» ЯАҖ, «Зеленодольск сөт комбинаты» ААҖ кебек компанияләрнең экспозицияләрен карады.

Тантаналы чараны ачканнан соң, Татарстан Республикасы Президенты бүген иртән Лаеш муниципаль районында сок җитештерү буенча яңа заводка нигез салынуы турында билгеләп үтте. Предприятиедә елга 50 мең тонналап сок җитештерү планлаштырыла. «Бу шунда чималыңны тапшыру өчен яхшы мөмкинлек. Бүген агросәнәгать комплексы тулы циклда эшләргә тиеш: кырдан - кибет киштәсенә кадәр», - дип, мөрәҗәгать итте ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә.

Рөстәм Миңнеханов бу елның да лаеклы уңыш алу өчен бик үк уңышлы булмавын әйтеп: «Кызганычка каршы, биш ел рәттән һава шартлары шактый катлаулы булды», - диде ул. Марат Әхмәтов фаразлаган күрсәткечләрнең кайчакта гамәлгә ашмавын билгеләп узды. «Шулай да, быел 3,5 млн тонна ашлык, 2 млн тонна шикәр чөгендере, 1,5 млн тонна бәрәңге, 1,8 млн тонна сөт җитештерелде. Бу – авыл хезмәтчәннәренең зур хезмәт җимеше», - дип, Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексында эшләүчеләргә рәхмәтен җиткерде. Шулай ук, Татарстан шәһәрләрендә азык-төлек ярминкәләрен оештыруда катнашучы авыл халкына да рәхмәтен ирештерде.

«Бу сәяси вәзгыять халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә берникадәр кыенлыклар тудырды. Без Татарстанның, үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең һәм эшкәртү сәнәгатендә эшләүчеләрнең республика халкын иң сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итәрлек көчтә булуын күрсәттек. Бүген безнең республика, кулланганга караганда, күбрәк продукт җитештерә. Бу тәҗрибәне башка төбәкләргә дә таратырга кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул киләчәктә дә авыллар өчен барлык социаль программаларның эшләячәгенә ышандырды. «Безнең бурыч – авыл халкының көнкүрешен шәһәр кешесенекенә якынайту», - дип белдерде Президент.

Татарстан Президенты тармак ветераннарына аерым рәхмәт белдерде.

«Бүген без ирешкән казанышларга ветераннар нигез салган. Аларның күбесе бүген безнең арада. Алар төзегән ныклы нигез нәтиҗәсендә без бүген конкуренциягә сәләтле. Татарстан бүген Россиянең эре сәнәгать һәм индустриаль үзәге генә түгел, күпләп авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең берсе дә. Бу безгә кадәр эшләгән буынның олы хезмәт нәтиҗәсе», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Алга таба Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика агросәнәгать комплексының алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән Кукмара муниципаль районының «Урал» АХҖК рәисе Газинур Хәбибрахманов бүләкләнде.

«Фидакарь хезмәт өчен» медальләре Балтач муниципаль районы «Сервис – Агро» ҖЧҖнең генераль директоры Габделхәй Кәримовка, Тукай муниципаль районы «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖнең җитештерү буенча директоры – беренче урынбасары Дилшат Ситдиковка, «РАЦИН» ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәповка һәм Буа муниципаль районы «Коммуна» ҖЧҖнең баш агрономы Рөстәм Әюповка бирелде.

«Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеменә Марий Эл Республикасының «Звениговский» СПК рәисе — Әлки муниципаль районы «Хузангай» ҖЧҖ инвесторы Иван Казанков, Лаеш муниципаль районы «Атабай» агрофирмасы» ҖЧҖ директоры Ренат Гайфуллин лаек булдылар.

«Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» мактаулы исемен бирүх турындагы таныклыклар Теләче муниципаль районы «Алан» ҖЧҖ механизаторы Каюм Мөхәммәтҗановка, Зәй муниципаль районы «Восток»  агрофирмасы» ҖЧҖнең тракторчы – машинисты Фоат Ямалиевка бирелде. «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» мактаулы исеме Кайбыч муниципаль районы «Ак Барс Кайбыч» ҖЧҖнең машина белән сыер саву операторы Мария Таймасовага һәм Яңа Чишмә муниципаль районы «Зубов» КФХның машина белән сыер саву операторы Рузалия Фәхретдиновага бирелде.

«Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров һәм «Лениногорск кошчылык фабрикасы» ҖЧҖнең азык цехы операторы Тамара Есипова Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтенә ия булдылар.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен аларның һөнәри бәйрәме белән Минтимер Шәрипов котлады һәм аларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Без җир хезмәтенең ничек авыр икәнен бик яхшы беләбез. Моңа беркем дә битараф кала алмый. Эшли белгәнегез өчен, республикабызга тугрылыклы булып кала белгәнегез рәхмәт сезгә», - дип, мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе тантанада катнашучыларга.

Марат Әхмәтов үзенең сәламләү чыгышында, Татарстан - зур мөмкинлекләр территориясе, ул тулаем авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча Россия субъектлары арасында – өченче, сөт җитештерү буенча – беренче, ит җитештерү буенча – икенче урында, дип билгеләп үтте.

«Татарстанның авыл хуҗалыгына республика җитәкчелеге һәрвакыт аерым мөнәсәбәттә. Шуңа күрә ул бездән югары күрсәткечләр таләп итәргә һәм безнең алда зур бурычлар куярга хаклы, чөнки Татарстанның моңа мөмкинлекләре җитәрлек. Республикада җитештерелә торган бар нәрсә – безнең һәркайсыбызның һәм Россия субъектлары халкының өстәлләрендә. Әмма шулардан иң әһәмиятлесе – икмәк. Икмәк булганда гына бәйрәм итеп була», - дип, билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International