Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) базасында «Татарстанның урман үләннәре» кулланучылар кооперативы төзелде.
Предприятиянең үзенең бердәм фирма стиле бар, товарларның һәр төркеме өчен бренд-бук төзелгән. Үләннәр җыелмасының рецептлары яңадан эшләнгән. Мәсәлән, «Татар чәе»кара карлыган һәм җир җиләге яфракларыннан, миләш, мәтрүшкә, юкә, бөтнек, кычыткан, кипкән алма, өрек җимеше җыелмаларыннан тора. Аны физик эшләр эшләгәннән соң һәм нервларны тынычландыру өчен, шулай ук йогышлы хроник авырулар белән авырганда кулланырга тәкъдим ителә. Ассортиментта барысы 30 төрле үлән җыелмасы булырга тиеш.
Елга 60 тоннадан артык продукция төргәкләп сату планлаштырыла.
«Төргәкләнгән продукцияне «Бәхетле», «Ашан», «Метро» кибетләре челтәрләрендә сатарга уйлыйбыз. Шулай ук чәй кибетләре һәм элиталы spa-салоннар белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Безнең продукция кул белән җыела, сыйфатлы һәм бик чиста. Ассортиментта каен себеркеләре дә бар. Хәтта мунча юнәлешендә махсусфирма стиле дә эшләнде», - дип сөйли «Татарстанның урман үләннәре» кулланучылар кооперативы РоманДәүләтшин.
Ваклап сатудан тыш, күпләп сату да оештырылган. Пензага, мәсәлән, 1,5 тонна нарат һәм каен бөреләре җибәрелгән. Краснодарга 1 тонна сары мәтрүшкә (зверобой), карлыган яфрагы һәм мәтрүшкә җибәрү планлаштырыла. Петербург һәм Барнаул белән кызыл һәм кара миләш сатып алу турында сөйләшүләр алып барыла.