Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының мәктәп алды участокларында 160 тоннадан артык яшелчә үстерделәр

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч авылында үткән атнада мәктәп ярминкәсе узды. Анда мәктәп алды участокларында үстерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе сатылды.

Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Илдар Шакиров сүзләренә караганда, районның мәктәп алды участокларында 160 тоннадан артык авыл хуҗалыгы культуралары үстерелгән. Бер балага 108,05 кг яшелчә туры килә. Димәк, бөтен уку елына җитәрлек яшелчә тупланган.

Район мәктәбе ярминкәсенә бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендер, кукуруз, суган, кыяр, яшелчәләрдән өй шартларында әзерләнгән продукция һәм башка товарлар чыгарылган иде.

Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәр мәктәпнең презентациясен карап чыкты, сораулар бирде һәм укучыларның хезмәтен югары бәяләде. Кошман мәктәбе коллективы, авыл хуҗалыгы продукциясеннән тыш, үз товарларына реклама ясый торган буклетлар чыгарганнар, алъяпкыч, уклау, китап киштәләре һ.б. әйберләр ясаганнар. Олы Кайбыч мәктәбе укучылары теләүчеләрне әле генә чыгартылган кишер согы белән сыйладылар.

Үткәрелгән ярминкәнең максаты - мәктәп эшкуарлыгын үстерүгә ярдәм итү, халыкны арзанрак бәяләрдән сыйфатлы, экологик чиста продукция белән тәэмин итү.

Ярминкәдә беренче урынны Ульянково мәктәбе алды, икенче урынны - Кошман мәктәбе, призерлар рәтендә шулай ук - Олы Мәме һәм Олы Кайбыч мәктәпләре. Алар барысы да дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International