Яңа уңышның беренче 1000 тонна ашлыгын Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы механизаторлары суктырып алды.
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Ямаш (Ямаши) авылында “Җиләкле үзән” җир җиләге һәм кура җиләге фермасы плантацияләрендә җир җиләге өлгерде. Шушы көннәрдә аны җыя башладылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатында Биектау, Әтнә һәм Арча муниципаль районнарында булды.