Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында терлек сую пункты төзиләр

2015 елның 3 октябре, шимбә

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Наҗар авылы территориясендә терлек сую пункты төзелә.

Бу төзелешнең инициаторы - 20 елдан артык ит сату белән шөгыльләнүче РәшитШәйхетдинов.

Төзелеш мәйданчыгына электр пычкылары, электрон үлчәүләр китерелгәнТерлекләр кертеп тору өчен урын әзерләнгән. Тиреләр һәм эчәкләр өчен суыткыч вагоннар сатып алганнар, суүткәргеч уздырылган, озакламый җылылык җибәрәләр.

Шулай ук ветеринария белгечләре өчен лаборатория, хезмәткәрләр өчен ял итү бүлмәсе булдырыргапланлаштыралар.

«Терлек сую пунктын төзүне Дәүләт ветеринария инспекциясенең Чаллы территориаль бүлеге тикшереп тора», - дигән мәълүмат бирде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Айрат Хәнәфиев.

«Терлек сую пунктын ачуны ноябрьгә планлаштырабыз. Башта атнага 20 баш терлек эшкәртергә ниятләп торабыз, аннары арттырырбыз дип уйлыйбызБәяләр чамадан тыш югары булмаячак», - дип хәбәр итте РәшитШәйхетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International