ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Кичә, 29 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында РФ һәм ТР һөнәр берлекләренең юбилей даталарын бәйрәм итү кысаларында Фәридә Гарифуллина рәислегендә «АПКда һөнәр берлеге хәрәкәтен үстерүнең актуаль проблемалары» темасына түгәрәк өстәл узды.


29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә «Агроинополис» проекты буенча фикер алыштылар.
29 сентябрьгә республикада 8,6 мең га җирдән 202,2 мең тонна бәрәңге чыгарылган. Уртача уңыш бер гектардан 236 центнер тәшкил итә.
Кичә, 28 сентябрьдәТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советыдепутатлары алдында еллык юллама белән чыгыш ясады.  

28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды.
Бүген республиканың ветеринария табиблары яңа «Лада Ларгус» автомобильләреннән ачкычлар алдылар. Аларны тапшыру тантанасы Игенчеләр сарае янындагы мәйданда узды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Даниил Путятин Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында мелиоратив объектлар төзүнең һәм реконструкцияләүнең барышы белән танышты.
Бу елның 2сентябрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының ЯңаКырлай авылында төрле дистанциягә ат бәйгеләре, шулай ук Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган 2 мең км дистанциягә ат чабышлары булып узды.

26
сентябрь, 2015 ел
шимбә
Бу елның 23 сентябрендә 17 нче махсуслаштырылган “Яшел хуҗалык: көзге сезон” күргәзмәсе кысаларында “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Иң зур кабак үстер” конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләр игълан ителде.
Аксубай районында иң күп сыерлар саны – өч мең баштан артык  «Сөт иле» - «Аксу» ҖЧҖендә исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International