25 ноябрьдә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Чүпрәле авылы Мәдәният йортында авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларын бүләкләделәр.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков, Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры Николай Якушкин, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖгенераль директоры урынбасары Камил Галиев катнашты.
Район Мәдәният йортында җыелучыларга Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков сәламләү сүзләрен җиткерде. Ул катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм игенчелектәге, терлекчелектәге, гомумән, авыл хуҗалыгы тармагындагы җитештерү нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул, залда утыручы кешеләр – районның алтын фонды, чөнки авыл хезмәтчәннәре илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен барысын да эшлиләр, дип билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада урып-җыю йомгаклары турында сөйләде, тармак үсешенең уңай якларын билгеләп үтте, алдагы планнар турында әйтте. Ул шулай ук районда кукуруз һәм рапс мәйданнарын арттыру кирәклеген ассызыклады. Марат Әхмәтов авыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, башлаган эш-гамәлләрен үтәп чыгарлык көч-куәт теләде.
Чара кысаларында Татарстан Республикасы АПК алдынгылары вәкилләренә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Чүпрәле муниципаль районының Мактау грамоталары тапшырылды.
2015 ел уңышын җыю йомгаклары буенча «Чынлы» ҖЧҖ, «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖ һәм «П.В. Дементьев ис. агрофирма» ҖЧҖ җиңүчеләр булып танылды. Бу хуҗалыкларга күчмә кубоклар тапшырылды.
Авыл хуҗалыгы тармагы алдынгылары төркеме Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын алдылар. Алар арасында «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖнең авыл хуҗалыгы машиналары инженеры Иршат Исхаков, «Чынлы» ҖЧҖнең 2 нче СТФ (МТФ) мөдире ИлнурФәткуллов, «Низамов А.А.» КФХ механизаторы Дамир Әхмәтов, «П.В. Дементьев ис. агрофирма» ҖЧҖмеханизаторы Сергей Горбунов, «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖ механизаторы Виктор Ишмуков һәм район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге 3 разрядлы өлкән белгече Алена Сарафановада бар.
«П.В. Дементьев ис. агрофирма» ҖЧҖнең баш зоотехнигы Наил Фәхретдинов, «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖнең Яңа Чыкалы филиалы мөдире Илдам Хәлимов, «Чынлы» ҖЧҖнең баш инженеры Шәфикъ ШәйдулловМактау грамоталары белән бүләкләнделәр, «Әбдриев ис. Шәйморза АХП» ААҖ шоферы Рамил Әхтәмовка,«Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖнең баш энергетигы Илгиз Сабитовка һәм «Чүпрәле элеваторы» ҖЧҖ лабораториясенең әйдәүче белгече Лариса Якушевага Чүпрәле муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатлары бирелде.
«Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖнең Мактау грамоталары белән «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖнең әйдәүче агрономы Фәнис Мөдәрисов, «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖ филиаллары идарәчеләре Рәис Шәрәфетдинов һәмФәнис Йосыпов, «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖнең техник иминлек инженеры Рөстәм Шәрәфетдинов, «П.В. Дементьев ис. агрофирма» ҖЧҖ механизаторы Андрей Марков, «П.В. Дементьев ис. агрофирма» ҖЧҖ шоферы Владимир Макаров, «Чүпрәле элеваторы» ҖЧҖнең катнаш азык җитештерүдә смена башлыгы Павел Петров һәм «Чүпрәле элеваторы» ҖЧҖнең тегермән складында йөк төяүче Рәфис Вәлиев бүләкләнделәр.
Район Мәдәният йорты артистларының һәм авыл клублары үзешчәннәренең чыгышы тантананы тагын да ямьләндерде.