Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында агросәнәгать комплексының бухгалтерлык һәм икътисадый хезмәтләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә, 25 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Алга»ҖЧҖ базасында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының бухгалтерлык һәмикътисадый хезмәтләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Марат Низаметдинов, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм бу идарәләрнең финанс-икътисадконсультантлары, АПК предприятиеләренең баш бухгалтерлары һәм икътисадчылары, «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ, «Россельхозбанк» ААҖ вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов катнашучыларны Татарстан районнарының аларның икътисадыйкүрсәткечләре буенча бәяләнгән рейтингы белән таныштырды.

Марат Низаметдинов 10 айда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы буенча финанс-икътисадыйкүрсәткечләрне анализлау нәтиҗәләре һәм 2015 ел ахырына көтелә торган йомгаклар турында сөйләде.

Семинар кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы Балтач һәм Әтнә муниципаль районнарының финанс-икътисад хезмәтләре башлыклары Илдар Әнвәров һәм Фердинант Гимадиев салым түләүнең гомуми режимына күчүнең өстенлекләре, 1 С программасын кулланып, исәпкә алуның һәм хисаплылыкның бүгенге һәм киләчәк торышы турында сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, мондый чаралар 27 ноябрьдә – Әлки муниципаль районында, 1 декабрьдә – Буа муниципаль районында, 10 декабрьдә Ютазы муниципаль районында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International