Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы фермеры, “Гаилә фермасы” программасында катнашып, сарык үрчетә башлады

2015 елның 28 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы фермеры Корбан Мурзогов сарык үрчетү белән шөгыльләнә, бүгенге көндә аның хуҗалыгында 750 баш сарык бар.

«Югары Нәлим авылы тирәсе сарык көтүе өчен аеруча әйбәт урын – монда үләнле болыннар, таулар күп», - дип сөйли фермер.

Эдельбай токымыннан булган курдюк сарыкларын ул Волгоград өлкәсеннән кайтара. Аның әйтүенчә, бу токым сарыклары чыдам булуы, болынга тиз яраклашуы һәм югары продуктивлылыгы белән аерылып тора.Сарыклар барысы да эреләр, тиз үсәләр. Алты айлык сарыктан 20-25 кг ит алырга мөмкин, бер еллыктан - 40-45 кг. Ите майлы түгел. Бу токымның йоны да кыйммәтле. Курдюкның эчке мае да файдалы, дип билгеләп үтте фермер.

Быел фермер 30 гектар мәйданда солы үстергән, үз көче белән салам, 340 рулон печән әзерләгән. Гаилә фермасының машина-трактор паркында 2 трактор, бульдозер, чапкычлар, печән каплаткычлар бар.

Фермер Корбан Мурзогов - авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнаша, моннан тыш, ул авылда бәйрәмнәр уздырганда, авыл балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен бүләкләр сатып алганда спонсорлык ярдәме күрсәтә, авылдашларына техника белән булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International