Татарстанда озакламый көнбагыш һәм ашлык кукурузы җыюның төгәлләнүе турында 28 ноябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, явымлы көннәр тору әзрәк урып-җыюны тоткарлый, 6 мең гектар кукуруз һәм 15 мең гектар көнбагыш җыелмаган әле. Әмма бу культуралар якын араларда җыелып бетәчәк.
Министр шулай ук туфракта дым туплау процессы турында сөйләде, бу киләсе ел уңышына нигез сала торган эш. Республика хуҗалыкларында туфракны төп эшкәртү дәвам итә, бүгенгә 1,7 млн. га җир эшкәртелгән. Марат Әхмәтов туфрак эшкәртү белән бергә сөрүлек җирләрен тирәнәйткән районнарны да атап китте, болар – Әтнә, Саба, Теләче, Зәй, Балтач муниципаль районнары.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук 2016 ел чәчүенә орлыклар әзерләүнең барышы турында да әйтеп узды. Республика буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыкларына ихтыяҗ 355 мең тонна тәшкил итә, 365 мең тонна әзерләнгән яисә ихтыяҗка карата 103%.
Бәрәңгегә килгәндә, республика буенча тулаем җыем 1,5 млн. тонна тәшкил итә, шул ук вакыттаҗәмәгатьчелек секторыннан 220 тонна тонна җыелган. Фаразлар буенча, киләсе елда бәрәңге җире 10 меңгектарга җитәчәк. Бу культура өчен орлык җитәрлек күләмдә әзерләнгән.
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен кукуруз, рапс, көнбагыш орлыклары белән тәэмин итү буенча, аны республикага кайтаручылар белән эш алып барыла.