Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Зәй муниципаль районының авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларын котлады

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

26 ноябрьдә Зәй шәһәренең «Энергетик» Мәдәният йортында Зәй муниципаль районы авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды.

Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «ТНВ» ТРК директоры Илшат Әминов, «Челтәр компаниясе» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, «Агрокөч төркемнәре» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов,  Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларыассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров катнашты.

Авыл хезмәтчәннәрен иң башта район башлыгы Рәзиф Кәримов котлады, ул авыл хуҗалыгы җитештерүенең һәм эшкәртү сәнәгатенең район үсеше һәм иминлеге өчен зур әһәмияткә им булуын билгеләп үтте. Район агросәнәгать комплексының бердәм эшләве нәтиҗәсендә быел районда 108 мең тонна ашлык, 360 шикәр чөгендере, 20 мең тоннага якын сөт һәм 2 мең тоннадан артык ит җитештерелгән.

«Районның агросәнәгать комплексында эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. Районда шикәр заводымодернизацияләнде, терлекчелек фермалары төзелде һәм реконструкцияләнде, заманча техникалар сатып алынды, якын арада “Заман” сәнәгать паркы резидентлары тулы куәткә эшли башлыячак. Шикәр заводында1.5 млн. тонна чимал эшкәртелде, АПК предприятиеләренең өлеше районның тулаем продуктының өчтән берен тәшкил итә», - дип билгеләп үтте Рәзиф Кәримов.

Район башлыгы барлык аграрчыларга, туган җиргә тугрылыклы булып, фидакарь хезмәт итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм һәркайсына нык сәламәтлек, гаиләләрендә тынычлык һәм иминлек, күтәренке рух һәм Татарстанның киләчәге юлында яңа хезмәт җиңүләренә ирешүләрен теләде.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районның тармак алдынгыларын бәйрәм белән котлады.  «Бүген мин бик күркәм, күңелгә рәхәт бирә торган чарада катнашам. Зәйлеләрнең ничек эшләвен күптән күзәтеп барам. Сезнең районның агросәнәгать комплексы тотрыклы үсә, аның киләчәге өметле. Район зур бурычлар куя, һәм аларны үтәү өчен нык нигез булдырылган. Игенчелеккультурасы, кырларыгызның матурлыгы сокландыра, күршеләрегезгә сездән үрнәк алырга кирәк. Терлекчелектәге уңай үзгәрешләр дә сөендерә. АПК кыенлыклар кичерүгә дә карамастан, бөтен республика күләмендә зур бурычлар куела. Сөт, ит җитештерү буенча да, шулай ук шикәр чөгендере һәм башкаикътисадый табышлы авыл хуҗалыгы культуралары үстерү буенча да», - дип белдерде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Аннары быелгы эш йомгаклары буенча җитештерү ярышларында җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Рәзиф Кәримов, «Челтәр компаниясе» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев,АПК партнерлары бүләкләр тапшырдылар.

Авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар һәм намуслы эшләгәне өчен: «Восток» агрофирмасы» ҖЧҖ генераль директоры Васил Мифтахов, «Зәй шикәре» агрофирмасы» ҖЧҖнең машинада сыер саву операторы ФәнүзәБелышева – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатын алдылар, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын – «Восток» агрофирмасы ҖЧҖнең “Үрнәк” бүлекчәсе җитәкчесе Максим Васильев, «Зәй шикәре» агрофирмасы» ҖЧҖнең “Ялкын” бүлекчәсе механигыРәзим Закиров алдылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән «Зәй шикәре» агрофирмасы» ҖЧҖнең тракторчы- машинисты Николай Семенов, «Зәй шикәре» ААҖ механигы Рәшит Гатауллин бүләкләнделәр.

Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасына «Восток» агрофирмасы» ҖЧҖнең тракторчы-машинисты Хәлил Уразманов, «Союз-Агро» ҖЧҖнең тракторчы-машинисты Анатолий Сидоров, «Зәй шикәре» агрофирмасы» ҖЧҖнең тракторчы-машинисты Илгиз Биккинин, «Нива» ҖЧҖ тракторчысыНиколай Владимиров, «Зәй шикәре» ААҖнең слесарь-ремонтлаучысы Юрий Ермолаев ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International