27 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгындаСтаврополь крае Хөкүмәте рәисе урынбасары – икътисадый үсеш министры АндрейМурга җитәкчелегендәге Ставрополь крае делегациясе белән очрашу узды.
Делегация составында Ставрополь крае Азык-төлек һәм эгшкәртү сәнәгате, сәүдә һәм лицензияләү комитеты рәисе Галина Миронычева, Ставрополь крае Сәүдә-сәнәгать палатасы президентыБорис Оболенец, Ставрополь крае Икътисадый үсеш министрлыгының төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы урынбасары Станислав Одарич бар иде.
Татарстан ягыннан чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары РашатФәттахов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, АПК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Николай Титов катнашучыларны Татарстан Республикасы АПКсының торышы белән таныштырды.
Республикада быел 3,5 млн. тонна ашлык, 2 млн. тонна шикәр чөгендере, 1,5 млн. тонна бәрәңге, 360 мең тонна яшелчә җыелды. Татарстан сөт җитештерү буенча Россия төбәкләре арасында лидер - 1,8 млн. тонна,500 мең тоннага якын ит җитештерә, дип, билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.
Николай Титов, Ставрополь крае делегациясенең Татарстанга килүе ике яклы хезмәттәшлекне алга таба тагын да ныгытырга ярдәм итәчәк, дип, ышаныч белдерде.
Ставрополь крае Хөкүмәте рәисе урынбасары – икътисадый үсеш министры Андрей Мурга Ставрополькраеның икътисады, төбәкнең АПК бурычлары һәм проблемалары турында сөйләде. Теплица җитештерүен гамәлгә кертүне, терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясе җитештерү темпларын арттыруны планлаштыралар.
Фикер алышу барышында ике як та сәүдә челтәрләренең һәм эшкәртү предприятиеләренең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләренә кагылдылар.
Галина Миронычева билгеләп үткәнчә, Ставрополь крае күптармаклы азык һәм эшкәртү сәнәгатенә ия, ул 38 төр икътисадый эшчәнлекне үз эченә ала, 850 җитештерүне берләштерә, 2 меңгә төр азык-төлек продуктлары чыгара. Крайда иң күп инвестицияләр ит, икмәк продуктлары җитештерүгә, сөт сәнәгатенә һәм минеральсулар чыгаруга кертелә.
Чара барышында катнашучыларга Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы тармагы һәм Ставрополь крае турында фильмнар күрсәтелде.
Очрашу азагында Андрей Мурга инновацияне үстерүдә, алдынгы технологияләрне кертүдә,инфраструктураны үстерүдә Татарстанның алдынгы тәҗрибәсен билгеләп үтте һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтүдә кызыксынуын белдерде.
28 ноябрьдә Ставрополь крае делегациясе Саба муниципаль районында булачак, анда район агросәнәгать комплексы белән танышачаклар.