Арча муниципаль районың «Северный» АХП ҖЧҖендә сыер абзарларын һәм бәрәңгесаклагычны яңарттылар

2015 елның 28 ноябре, шимбә

Арча муниципаль районының «Северный» АХП ҖЧҖендә быел күләмле төзелеш эшләре башкарылган.

«Республика программасы буенча ике терлекчелек комплексы, бәрәңгесаклагыч яңартылды. Орлык киптерү, орлык чистарту агрегатлары файдалануга тапшырылды.Киләсе елда шунда ук тагын 200 йә 400 башка исәпләнгән сыер абзары төзергә уйлыйбыз», - дип хәбәр итте хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин.

Яңа сыер абзарларында заманча җайланмалар урнаштырылган, терлекчеләр өчен уңайлы шартлар тудырылган– ял итү өчен чиста, якты бүлмә, белгечләр өчен кабинет бар.

Бу хуҗалыкның башка фермасында да 1060 баш мал тоталар.

«Терлекләргә азык җитәрлек итеп әзерләнде, сыерларга кукуруз силосы бирәбез. Таналарга һәм бозауларга солы да пешереп ашатабыз», - дип сөйләде Илдус фермасы мөдире Илдар Хәйретдинов.

Сыерларга - 3әр килограмм, ә кайбер савымнарда 4әр килограмм катнаш азык бирәләр. Рационда шулай ук кукуруз оны, сыра чүпрәсе дә бар.

Фермада сыер савучылар һәм терлекчеләр: Гүзәлия Сафина, Зөлфия Әкбәрова, Сәрия Хәмитова, ФәридәАбдуллина һәм Әлфия Кәримова үз эшләренең осталары, алар һәрвакыт югары күрсәткечләргә ирешергә тырышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International