Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, авыл хуҗалыгы җитештерүе барышында табигый янгыннарны кисәтү һәм бетерү чараларын оештыру һәм гамәлгә ашыру өлкәсендә гамәлдә булган Россия Федерациясе законнарының үтәлешен тәэмин итү максатларында 2015 елның 10 ноябрендә «РоссияФедерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1213 номерлы карары имзаланды, дип хәбәр ителде.
Кертелгән үзгәрешләр нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Янгынга каршы режим турында» 2012 елның 25 апрелендәге 390 номерлы карарының 218 һәм 283 пунктлары түбәндәге редакциядә бәян ителде:
«218. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм запас җирләрдә коры үлән үсемлекләрен, камылларны, урылган кыр калдыкларын яндыру, кырларда учаклар кабызу тыела.
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм запас җирләрдә ачык ут куллану һәм учаклар кабызу әлеге Кагыйдәләрдә, шулай ук Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш вәзгыятьләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килештереп кабул ителгән норматив хокукый актларында билгеләнгән таләпләр үтәлгәндә генә башкарылырга мөмкин».
«283. Автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосаларда, тимер юлларына, юлүткәргечләргә һәм продуктүткәргечләргә бүлеп бирелгән полосаларда һәм саклана торган зоналарда коры үлән үсемлекләрен яндыру, учаклар кабызу, корыган чыбык-чабык, киселгәннән калган агач төпләрен һәм ягулык материаллар яндыру, шулай ук корыган агачлар һәм куаклар калдыру тыела».
Югарыда бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, барлык авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, сезонлы кыр эшләрен башкарганда, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләрен шәхси контрольгә алырга, бигрәк тә коры үлән үсемлекләрен, салам һәм авыл хуҗалыгы культуралары камылларын яндыруны, шулай ук янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылган биналардан һәм корылмалардан файдалануны булдырмауга аерым игътибар бирергә тиешләр.