Раушан Шәйхетдинов, Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап, кулына агроном дипломы алганнан соң, үз туган авылына - Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Лашман авылына кайта.
Бу елның февралендә яшь белгеч фермер хуҗалыгы ача һәм иске сөтчелек фермасын яңадан корырга керешә. Бүгенге көнгә ферманың 90 %ы ремонтланган.
Яшь фермерның сүзләренә караганда, хәзер хуҗалыкта 72 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 60 сыер. Көнлек уртача савым 720 литр тәшкил итә, бер сыердан 12 литр сөт алына.
Раушан Шәйхетдиновның планнары – савым сыерларының санын 100 башка җиткерү, үсемлекчелек һәм терлек азыгы җитештерү белән шөгыльләнү.
Шулай ук ул 2016 елда “Яшь фермер” федераль программасында катнашырга заявка биргән.