Авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүчеләрнең берсе - «Тарос» МК» ҖЧҖ компаниясе тарафыннан сервис хезмәтен киңәйтү турында карар кабул ителде. Биектау поселогында яңа дилерлык үзәгендә ремонт бара, анда комбайннарны һәм башка авыл хуҗалыгы техникасын сатуга әзерләячәкләр, аларга техник хезмәт күрсәтеләчәк һәм катлаулы ремонт ясалачак.
Предприятиенең гарантияле хезмәт күрсәтүендә 150ләп авыл хуҗалыгы техникасы бар. Моннан тыш, гарантия срогы чыккан техникага да хезмәт күрсәтелә. Аерым детальләр ремонтлауга алынмый, чөнки ремонт вакыты озыная һәм завод параметрларының өзлексез эшләү срогы кими.
Дилерлык үзәге базасында «Ростсельмаш» предприятиесенең барлык төр техникасы: ашлык һәм азык җыю комбайннары, тракторлар, үзйөрешле сусиптергечләр һәм башкалар өчен запас частьләр бар. Детальләроператив рәвештә атнага 2 мәртәбә заводтан китерелә. Хезмәтләр күрсәтүгә һәм запас частьләр кайтаруга килешүләр төзегәндә октябрьдән февральгә кадәр запас частьләргә 30%ка кадәр ташламалар карала. Бу хактатехниканы 2016 елгы кыр эшләренә ремонтлау һәм әзерләү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган күчмә зона семинар-киңәшмәләрендә «Тарос» МК» ҖЧҖ вәкилләре хәбәр итте. Техниканы дефектовкалауны сервис инженерлары түләүсез эшлиләр.
Бүгенге көнгә «Тарос» МК» ҖЧҖендә сертификатлы 15 сервис инженеры эшли, махсус инструментлар һәм диагностик җайланмалар белән 14 сервис автомобиле бар. Үзебезнең «Ростсельмаш»та җитештерелгән техникага ихтыяҗ арту сәбәпле, сервис инженерларын тагын 6 кешегә арттыру һәм өстәмә 3 сервис автомобиле сатып алу турында карар кабул ителде.
Техниканың ничек эшләве спутник системалары буенча күзәтелә. Мәсәлән, шундый җайланмалар «Агропродукт» ҖЧҖнең дүрт үзйөрешле сусиптергечендә куелган. Техникада ниндидер тоткарлык барлыкка килсә, сервис хезмәте шунда ук чара күрергә керешә.