Бүгенге көндә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы агросәнәгать комплексы объектларын төзү һәм модернизацияләү буенча инвестиция проектларын сайлап алуны уздыра.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы каравына 24 инвестиция проекты буенча, шул исәптән сөтчелек юнәлешендәге терлекчелек комплекслары (17 объект), яшелчәсаклагычлар (5 объект), җиләк-җимешсаклагычлар (1 объект), теплица комплекслары (1 объект) буенча, заявка документациясе җибәрде.
Конкурс тәртибендә сайлап алуга объектларны төзү һәм модернизацияләү 2014 елның августына кадәр башланган һәм аларны файдалануга кертү агымдагы елга билгеләнгән инвестиция проектлары җибәрелде.
Моннан тыш, һәр проект буенча проект-смета документациясе (җыелма смета исәп-хисабы), проектдокументациясенә Дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе, төзүгә бирелгән рөхсәт һәм башкалар җибәрелде.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 24 июнендәге 624 номерлы карары нигезендә дәүләт ярдәменең әлеге юнәлеше (АПК объектларын төзүгә һәм модернизацияләүгә тотылган турыдан-туры чыгымнарның өлешен кайтару), өстәлгән бәягә салымны (НДС) һәм проект-эзләнү эшләренә чыгымнарны кертмичә, объектның смета хакыннан 20%ын судсидияләүне күздә тота.