Казан дәүләт аграр университетында АПК белгечләре «Машина-трактор паркын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча укулар узачак

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

2015 елың 30 ноябрендә «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесенең Механизация һәм техник сервис институты базасында «Машина-трактор паркын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча инженерлык хезмәтләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары башланды.

Әлеге курсларда 2015 елның 30 ноябреннән 18 декабренә кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизациия буенча консультантлары, хуҗалыкларның һәм агрофирмаларның баш инженерлары укыячак.

Курслар 3 этапта узачак: 30 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр, 7 - 11 декабрьдә һәм 14 - 18 декабрьдә.

Укырга килүчеләр укулар башланыр алдыннан керү контролен узалар, курслар тәмамланганнан соң - компьютерларда тестлар рәвешендә чыгу контролен.

Укырга килүчеләр программаны үзләштерү нәтиҗәсендә түбәндәге белемнәрне һәм күнекмәләрне алалар:

- авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү, эксплуатацияләү һәм аларга техник хезмәт күрсәтү;

- тракторларны эксплуатацияләү һәм аларга аларга техник хезмәт күрсәтү;

- саву аппаратларын көйләү һәм эксплуатацияләү;

- терлекләргә азык өләшү җайланмаларын көйләү һәм эксплуатацияләү.

2015 елның 7 декабреннән 11 декабренә кадәр дизель ягулыгы аппаратурасын һәм гидравлик системаларны ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү белгечләренең (мастер-наладчикларның) квалификациясен күтәрү курслары узачак. Бу курсларның максаты – дизель ягулыгы аппаратурасы һәм үзебездә җитештерелгән һәм чит илләр тракторларының гидравлик системалары буенча белгечләрнең һөнәри компетенцияләрен сыйфатлы итеп үзгәртү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International