Узган атна ахырында Татарстан Республикасының Биотехнологияләр инжинирингы төбәк үзәге тарафыннан «Татарстан Республикасының биотехнологик проектлары - бүгенге торышы, проблемалар, гамәлгә ашыру перспективалары» темасына түгәрәк өстәл уздырылды.
Чарада республика министрлыклары һәм ведомстволраы, профильле эре югары уку йортлары, предприятиеләр, җайланмалар җитештерүче фирмалар вәкилләре, биотехнология өлкәсендә эшләүче шәхси эшкуарлар катнашты.
Түгәрәк өстәл барышында биотехнологлар тарафыннан төрле юнәлештә эшләнгән яңа проектлар каралды. Шулар арасында - ашлыкны кыйммәтле продуктларга - углеводларга һәм аминокислоталарга баетып, тирәнтен эшкәртү буенча проект, саламны «агач» шикәре - авиа- һәм автомобиль төзелеше ихтыяҗларына каты сагыз җитештерү өчен кирәкле ксилоза, фурфурола алу максатында эшкәртү буенча проект та бар.
Бүгенге фармацевтика җитештерүендә кулланыла торган ферул кислотасы, глюкоза, галактоза, ксилоза алу өчен чөгендер сыгынтысн комплекслы эшкәртү буенча тәкъдим ителгән технология зур кызыксыну уятты.
Саламнан, үләнле үсемлекләрдән, агач калдыкларыннан целлюлоза алу проектларына, шулай ук терлекчлек калдыкларын эшкәртү буенча проектларга зур игътибар бирелде.
Аерым нотыклар үсемлекләрне яклау һәм җирне ашламалау биопрепаратларын җитештерү һәм куллану үзенчәлекләренә кагылышлы иде. Бу юнәлнштәге чыгышлар белән «Биопрепаратлар» НПИ ҖЧҖ («ТК «Майский» ТК базасында) һәм биофабрики филиала ФГБУ «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы вәкилләре чыгыш ясады, алар инде күп еллар республикада кулланыла торган микробиологик ашламаларны һәм үсемлекләрне биологик яклау чараларын җитештерү һәм камилләштерү белән шөгыльләнәләр.
Несколько проектов Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең берничә проекты биорепаратлар һәм терлекчелектә азык өсәмәләре җитештерүгә багышланган иде.
Түгәрәк өстәл йомгаклары буенча дәүләтнең һәм шәхси инвесторларның игътибарын биотехнологик җитештерүне киңәйтүгә җәлеп итү зарурлыгы турында резолюция кабул ителде.
Әлеге чара зур күләмле форумны - «Татарстан Республикасында биотехнологияләр - бүгенгесе һәм киләчәге» темасына махсуслаштырылган күргәзмә-конференцияне әзерләүгә «генераль репетиция» булды, ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасының Биотехнологияләр инжинирингы төбәк үзәге тарафыннан 2015 елның 23 декабрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә үткәреләчәк.
Бу чарада биотехнологияләр өлкәсендә махсуслаша торган Татарстан Республикасы учреждениеләре, предприятиеләре, шулай ук әлеге тармакны үстерүгә инвестицияләр кертүгә әзер эшкуарлар катнаша ала.
Әлеге форум кысаларында җитештерү технологияләре буенча, биотехнологияләр, үсемлекчелек һәм терлекчелек, теплица хуҗалыгы, чимал һәм калдыклар эшкәртү белән шөгыльләнүче предприятиеләргә инжиниринг хезмәтләре күрсәтү буенча семинарлар һәм түгәрәк өстәлләр булачак.
Күргәзмә-конференциядә катнашуга заявкалар - 2015 елның 8 декабренә кадәр, күргәзмә-конференция кысаларында семинарларда һәм түгәрәк өстәлләрдә нотыкчылар һәм тыңлаучылар буларак катнашуга заявкалар 2015 елның 15 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителә: Казан шәһәре, Петербург ур., 50 йорт, 23 нче корпус, 417 нче офис яисә info@bio-rce.ru электрон адресына җибәрергә дә мөмкин. Шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләренә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә була: Казан шәһәре, Федосеевский ур., 36 йорт, 306 нчы каб. (тел. (843) 221- 76- 36, электрон адрес: Lyudmila.Lazareva@tatar.ru).