Татарстанның Мамадыш районы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда кече сөтчелек фермалары төзелү буенча алда бара

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Татарстанда 2015 ел уртасыннан башлап гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында кече сөтчелек фермалары төзү программасы гамәлгә ашырыла.

Аны гамәлгә ашыруга бер хуҗалыкка бер мәртәбә субсидия бирелә һәм ул төзелешнең җыелма смета исәп-хисабында каралган смета хакының 70 процентыннан артмаска тиеш. Субсидиянең иң чик күләме - 200 мең сум.

Субсидия мөрәҗәгать итү вакытына хуҗалыгында кимендә 3 баш сыер булган һәм аларның санын 8 башка җиткерергә сүз биргән гаржданнарга бирелә.

Программа авыл халкының эшкә активлылыгын арттыруга, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда савым терлеген саклап калуга һәм арттыруга юнәлдерелгән. Авылларга ярдәм күрсәтүнең яңа юнәлеше белән кызыксынучылар җитәрлек, республика бюджетыннан шул максатлар өчен бүлеп бирелгән 70 млн. сум тулысынча үзләштерелгән.

Кече фермалар Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында иң күп төзелгән - 64 объект. Чирмешән районында аларның саны 40ка җитә, Кукмара районында - 32, Арча районында - 30, Актаныш районында - 19, Алки районында -  16, Чүпрәле районында - 15.

Мамадыш муниципаль районында кече фермаларның күп төзелүе район җитәкчеләре тарафыннан максатчан юнәлешле ярдәм күрсәтелүгә бәйле. Монда халыкка субсидияләр бирү тәртибен һәм кагыйдәләрен җентекләп аңлаталар, кече фермалар төзүгә гаризалар бирү өчен кирәкле документларны тутырырга, проект-смета документациясен төзергә, банк кредитларын алырга булышалар.

Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белешмәләре буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бүгенге көндә эре мөгезле терлекләр саны 2015 ел башыннан алып 441 башка арткан, шул исәптән сыерлар – 14 башка.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International