Бүген Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында «АПКның прогрессив технологияләре» программасы буенча агрономия кадрларының квалификациясен күтәрү курсларында укулар башлана. Укулар 2 этапта узачак: 30ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр һәм с 7 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр.
Кадрларны яңадан әзерләүгә 2014 елда игенчелек тармагы эше йомгаклары буенча рейтингның 3 категориясенә кергән авыл хуҗалыгы предприятиеләре агрономнары һәм җитәкчеләре чакырылды, барысы -120 кеше.
Уку барышында авыл хуҗалыгы культураларын үстерү, игенчелекне биологизацияләү, үсемлекләрне яклауның заманча системалары, орлыкчылык мәсьәләләре һ.б.лар каралачак.
Укулар оештыруның төп максаты – үсеш нокталарын табу, игенчелек тармагы эшенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм 2016 елда югарырак җитештерү күрсәткечләренә ирешү өчен резервлар билгеләү.