Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында авыл хуҗалыгы формированиеләренең финанс-икътисад хезмәтләре белгечләре белән бергә ел ахырына көтелә торган җитештерү-икътисадый йомгаклар буенча фикер алыштылар

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

1 декабрьдә Татарстан Республикасы муниципаль районында агросәнәгать комплексының бухгалтерлык һәм икътисад хезмәтләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыныңикътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бухгалтерлык һәм хисаплылык бүлеге башлыгы урынбасарыГазинур Нигъмәтҗанов, районарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, бу идарәләрнең финанс-икътисад бүлекләре башлыклары һәм консультантлары, АПК предприятиеләренең баш бухгалтерларыикътисадчылары, «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ, «Россельхозбанк» ААҖ вәкилләре катнашты.

Семинарны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов ачты. Ул катнашучыларны районнарның икътисадыйкүрсәткечләре һәм критерийлары буенча билгеләнгән рейтинг белән таныштырды, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 10 айдагы финанс-икътисадый күрсәткечләренә анализ нәтиҗәләре һәм 2015 ел ахырына көтелә торган күрсәткечләр турында сөйләде.

Салым түләүнең гомуми режимына күчүнең өстенлекләре, исәпкә алуның һәм хисаплылыкның торышы һәм перспективалары турында Газинур Нигъмәтҗанов чыгыш ясады.

АПК өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре белән «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ ректоры Николай Якушкин таныштырды.

Семинар барышында «Авангард» ҖЧҖ, «Россельхозбанк» АҖ белгечләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International