Кырларны яклау өчен урман үсентеләре туфракның уңдырышлылыгын саклый һәм кырларның продуктивлылыгын арттыра. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында эрозиягә каршы һәм кырларны яклау өчен урман үсентеләрен булдыру чаралары планын гамәлгә ашыру өчен 2016 елга финанслау тәртибе проекты әзерләнде. Бу эшләр су эрозиясе процессларын булдырмау һәм республиканың көньяк-көнчыгыш зонасындагы муниципаль районнар кырларын коры җилләрдән саклап калу максатларында башкарылырга тиеш.
Чаралар планын әзерләү өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Татарстанның муниципаль районнарына тәкъдимнәр алу өчен хатлар юлладылар. Бүгенге көндә эрозиягә каршы һәм кырларны яклау өчен урман үсентеләрен булдыруның 2016 елгы планына Арча, Балтач,Мамадыш, Саба, Питрәч, Теләче муниципаль районнарыннан 2 036 гектарга тәкъдимнәр керде, шул исәптән675 га - террасалар корып. Башка муниципаль районнардан да тәкъдимнәр керә.
Яклау полосалары системасы кырларда карны тигез төшерү һәм туфракның бер метрга кадәр катламында дымлылык запасын арттыру исәбенә чәчүлек җирләренең уңдырышлылыгын 10-20 %ка арттырырга мөмкинлек бирә, корылык елларында бу аеруча мөһим.
2015 елда уңдырышлы авыл хуҗалыгы җирләренең 2 194 га мәйданында урман үсентеләре посадкасы утыртылды, шулардан 621 га – террасалар корып. Боларны гамәлгә ашыру өчен 150 млн. сум акча тотылды.