Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы фермеры маллар санын арттырырга уйлый

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Бу елның җәендә Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының «Рима Сафиуллова» КФХ территориясендә дүрт төзелеш бригадасы эшләгән. Өч терлекчелек бинасында түбәләрне, электр җайланмаларын алыштырганннар, диодлы ут яктырткычлары куйганнар. Аларның берсендә идәннәрен алыштырганнар, яңатранспортер урнаштырганнар, су бирү системасын һәм сыерлар өчен бүленгән урыннарны яңартканнар. Һәр сыер абзарына бетон юллар сузылган.

«Хезмәт шартларын яхшыртуны да дәвам итәбез. Ферманы табышлырак итәр өчен малларның санын арттырырга уйлыйбыз. Безнең бурыч – елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлау, бер сыердан уртача кимендә 6700 килограмм сөт савып алуга ирешү», - дип сөйли КФХ башлыгы Рима Сафиуллова. Узган ел гаилә фермасында уртача савым 6550 килограмм булган.

Хәзер хуҗалыкта 380 баш эре мөгезле терлек, 150 сыер бар.

КФХда үсемлекчелек белән дә шөгыльләнәләр. Быел 500 гектар җирдән 20 200 тонна татлы тамыр алынган.Бөртекле культураларның уртача уңдырышлылыгы гектардан 26,4 центнер тәшкил итә.

Фермер сүзләренә караганда, хуҗалыкта ел саен бөртекле һәм кузаклы культураларның сортлары яңартыла, тиешле күләмдә минераль ашламалар кертелә, үсемлекләрне яклау буенча чаралар комплексы вакытында уздырыла.

«Иң мөһиме — кешеләргә ихтирамлы булырга кирәк, бухгалтермы ул яисә механизатормы, аларга мөнәсәбәт бертигез булырга тиеш. Хезмәт өчен уңай шартлар тудыру бик мөһим, әмма эшләүчеләргә көнкүреш проблемаларын хәл итүдә дә булышырга кирәк, шул чакта гына аларның нәтиҗәле хезмәт итүләренә өмет итәргә бул», - дип саный Рима Сафиуллова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International