ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2015 ел
җомга
Авыл хуҗалыгы продуктларын сату ярминкәләре шимбә көнне, 24 октябрьдә, Казанның 8 мәйданчыгында узачак.

22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университеты базасында Россия фәннәр академиясенең Механизация, электрификация һәм автоматизация секциясе бюросының «Авыл хуҗалыгы культуралары җитештерүендә, печәнлекләрне һәм утлавыкларны торгызуда импортны алыштыра торган югары технологияләр» темасына күчмә утырышы булды.

Кичә, 21 октябрьдә, Питрәч муниципаль районының «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖтә хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды.
Соңгы еллардагы һава шартлары раславыннан күренгәнчә, туфрак эшкәртү авыл хуҗалыгы культураларын игү технологияләренең төп элементы булып тора һәм югары уңыш алуга зур йогынты ясый.
Кичә, 21 октябрьдә, Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында зона семинар-киңәшмәсе узды, анда 9 айда терлекчелек эшенә йомгаклар ясалды, терлекләрне кышкыга күчерүне оештыру мәсьәләләре каралды һәм кышкы чорга бурычлар билгеләнде.

21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Узган атнада “Көнчыгыш-Казахстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтнең “Өскемен” белем арттыру үзәге базасында түгәрәк өстәл артында очрашу узды, анда "ВКНИИСХ" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтнеңгенераль директоры Александр Томашенко, генераль директорның фән буенча урынбасары Нурлан Токтаров, баш фәнни сәркатип Наталья Анненкова, бу фәнни-тикшеренү институтының бүлекләр мөдирләре һәм галимнәре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, “ТатНИИСХ” ФДБФУ директоры Марсель Таһиров катнашты.
2015 елның 22-23 октябрендә “Казан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында Россия фәннәр академиясенең Механизация, электрификация һәм автоматизация секциясе бюросының күчмә утырышы булачак.
Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Шешминка авылыннан Иван Самойлов берничә ел инде кошчылык эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

Кичә, 19 октябрьдә, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында зона семинар-киңәшмәсе узды, анда 9 айда терлекчелек эшенә йомгаклар ясалды һәм кышкы чорга бурычлар билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International