Казан дәүләт аграр университетында инженерлык хезмәтләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары тәмамланды

2015 елның 19 декабре, шимбә

Бу атнада «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесенең Механизация һәм техник сервис институты базасында «Машина-трактор паркын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча инженерлык хезмәтләре белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары тәмамланды. Укулар бу елның 30 ноябреннән 18 декабренә кадәр барды.

Әлеге курслар авыл хуҗалыгы предприятиеләренең машина-трактор паркын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен кирәкле белгечләрнең һөнәри компетенцияләрен тагын да сыйфатлырак итү максатында үткәрелде.

Укулар компьютерда тест узудан башланды. Аның ярдәмендә һәр инженерның белем дәрәҗәсе ачыкланды. Курслар шулай ук тест уздыру белән тәмамланды, бу очракта инде ул квалификация күтәрү буенча эшләнгән программаның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын ачыкларга ярдәм итте.

КДАУ галимнәре һәм мөгаллимнәре белән рәттән Татарстанның дилерлар һәм сервис хезмәтләре компанияләренең үзебездә җитештерелгән һәм чит илләрнең авыл хуҗалыгы техникасын сату һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче вәкилләре дә курсларда катнашучылар белән очрашулар һәм дәресләр уздырдылар.

Укулар барышында төп игътибар чит илләр техникасына: энергетика куәте көчле булган тракторларга, ашлык һәм азык җыю комбайннарына, чәчү комплексларына, күпфункцияле туфрак эшкәртү агрегатларына һәм терлекчелек фермалары җайланмаларына бирелде.

Инженерларга чит ил техникасының конструкциясе турында гына түгел, ә аны эксплуатацияләүнең һәм ремонтлауның, аңа хезмәт күрсәтүнең үзенчәлекләре турында да сөйләделәр.

Квалификация курсларын күтәрү курсларында Татарстан Республикасы муниципаль районнарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизациия буенча белгеч-консультантлары, хуҗалыкларның һәм агрофирмаларның баш инженерлары укыды, барысы 150гә якын кеше иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International