Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә югары керемле культураларны игү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, «АК Барс» ХК» ААҖнең генераль директоры Иван Егоров, «Сөт иле» ҖЧҖнең генераль директоры Мирсәгыйр Нуретдинов, «Азык-төлек программасы» АПК ҖЧҖ генераль директоры Рифат Мотыйгуллин, «Кулон» АФ ҖЧҖнең генераль директоры Рафик Мифтахов, «Сервис-Агро» ҖЧҖнең генераль директоры Габделхәй Кәримов һәм Татарстанда үчеслекчелек тармагының башка эреинвесторлары катнашты.
Киңәшмәне Марат Әхмәтов ачты. «Галимнәр әйтүенчә, климат күрсәткечләре буенча Татарстан бүген 250 кмкөньяккарак авышкан. Климат шартларының үзгәрүен исәпкә алып, галимнәр һәм белгечләр тарафыннан игенчелкнең яңа системасы эшләнгән. Без, бу мәсьәләләр буенча барысының да мәнфәгатьләрен истә тотып, алга таба да җыелышып, фикер алышачакбыз», - дип әйтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Аннары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов чыгыш ясады. Ул ашлык кукурузын, май өчен рапс һәм ашлык өчен көнбагыш үстерү белән уңышлы шөгыльләнүче хуҗалыкларны мисалга китерде. Алар арасында Балык Бистәсе районының «Логос» ҖЧҖ да бар, 2015 ел йомгакларыннан күренгәнчә, анда 2444 га мәйданда 13638 тонна кукурузҗыелган, уңдырышлылык 55,8 ц/га тәшкил итә (табышлылык - 141%), Кукмара районының «Тойма» ҖЧҖендә 150 га мәйданда 256,5 тонна рапс җыелган, уңдырышлылык – 17,1 ц/га, табышлылык – 114 %), Балык Бистәсе районының «Солтан» АФ ҖЧҖендә 755 га мәйданда 1888 тонна көнбагыш җыелган, уңдырышлылык – 25 ц/га, табышлылык – 129%).
Министр урынбасары рапс үстерү буенча тискәре мисалларга да тукталды, аларның сәбәпләре турында әйтеп узды.
2016 елда Татарстанда югары керемле аерым культураларны үстерү буенча «Три по 100» программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бу – кукуруз, рапс, көнбагыш үстерүгә 100әр мең акча бирелә дигәнне аңлата.
Игенчелек буенча эшләнгән система нигезендә республикада майлы культуралар өчен чәчү мәйданының –10%ын, кукуруз өчен бөртеклеләрдән 10% бирү карала.
Чара барышында шулай ук «АФ «Солтан» АФ» ҖЧҖ директоры Ринат Хәмәдияров һәм «Казан май-экстракция заводы» ААҖ директоры Михаил Сыровацкий чыгыш ясадылар.
Ринат Хәмәдияров хуҗалыкта көнбагыш үстерү тәҗрибәсе һәм технологиясе турында сөйләде. Бу культураны әлеге хуҗалыкта 2010 елдан бирле үстерәләр.
«Орлыкларны дөрес сайлау бик мөһим. Безнең хуҗалык базасында танылган җитештерүчеләрнең гибридларын чәчеп, тәҗрибәләр үткәрелде», - дип сөйләде Ринат Хәмәдияров.
«Казан май-экстракция заводы» ААҖ генераль директоры Михаил Сыровацкий, предприятие авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә, базар бәясеннән аларга орлыклар сатарга әзер, дип сөйләде.
«Три по 100» программасын гамәлгә ашыру өчен әлеге чара йомгаклары буенча Татарстанда чәчүлекләр структурасын, бу культураларның сыйфатлы орлыкларын оператив сатып алуны яңадан карау бурычы куелды.
Кышкы чорда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Казанский МЭЗ» белгечләре белән берлектә зона киңәшмәләре уздырылачак һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре өчен укулар оештырылачак. Бу чараларда Татарстанда майлы культуралар үстерү технологиясенә аерым игътибар биреләчәк.
Марат Әхмәтов укыту программасын әзерләгәндә бу культураларны игүнең тискәре тәҗрибәсен исәпкә алырга, сабак алырга һәм бу күренешләрнең сәбәпләрен анализларга тәкъдим итте.